Ялагайдан калган ялтыравык ялган…

Киплинг әсәре буенча төшерелгән Маугли турындагы мультфильмны караган кеше Шерхан исемле юлбарысның куштаны – шакал Табакины яхшы хәтерлидер әле. Куркак һәм ялагай, икейөзле, бөтен джунгли буйлап гайбәт таратып һәм җыеп йөрүче персонажны. Табаки бик тә килештереп Шерханга койрык болгый, аны мактый, кирәк икән, килеп, аның тәпиен дә ялап ала, хагын да, нахагын да аңа әләкли. Шуңа аны бөтен джунгли күралмый. Тик түзәләр, чөнки явыз һәм гайрәтле «түбә»се бар…

Бүгенге сүз ялагайлар турында иде. Табаки – әлбәттә, җыелма образ. Андагы кире сыйфатлар кабартылып, куштанлыктан әче көлеп бирелгән. Куштанлык – ялагайлыкның иң түбән, иң җирәнгеч формасы. Андыйларны гадәттә һәркем белә, алардан көләләр, кыюраклар төрлечә төрттерергә, кемдер чыраена бәреп кем икәнен әйтергә дә мөмкин. Тик аңа карап кына ике аяклы «Табаки» тәлинкә тотудан туктамый. Ул аның канында, геннарында. Андыйлар, әлбәттә, хуҗаның кулын яисә башка җирен килеп яламый, кеше алдында койрыкны да чама белеп болгый. Андый «зирәк» эшнең ул җаен, вакытын, урынын белә. Урынын белеп, җитәкчене ул күкләргә күтәрә: «Сез булмасагыз, без беткән идек инде, шулхәтле уңдык башлыктан», – дип җибәрә, кирәккәндә дә, кирәкмәгәндә дә зурлап рәхмәт әйтә, һәрчак төче елмая, шыпырт кына бүләген дә кертеп чыга.

Әлбәттә, бер ялагай да юктан гына ялагайланмый. Ялагайланып, ул теге яки бу рәвештә башлыктан дивидендлар көтә. Яхшы караш, мөнәсәбәт өмет итүдән, эшне үзенә артык өйдермәүдән башлап, премиягә, яңа, дәрәҗәлерәк вазыйфага ирешүгә кадәр. Һәм күп очракта теләгәненә ирешә дә. Чөнки хезмәткәрләр арасында Табакилар табылып торган кебек, җитәкчелектә дә Шерханнар җитәрлек. Ялагайларны яратучы, алар «хезмәт»еннән теләп файдаланучыларны гадәттә кәнәфиендә үзен ышанычлы сизмәгәннәр, урынга кода-кодагыйлык, хилаф юллар аша ирешкәннәр, төрле комплекслардан иза чигүчеләр арасыннан эзләргә кирәктер. Ялагай койрык болгаганда андый башлык билгеле бер комфорт, рәхәтлек кичерә, ул үзе алдында үзе үк үсеп китә. Кеше заты көчсез бит: күпләр теләсә нинди мактау, салпы якка салам кыстырудан, гәрчә ул дөреслеккә туры килмәсә дә, эреп китә. Ә инде кул астыңдагы кеше, эт тугрылыгы күрсәтеп, күзеңә карап койрыгын болгап тора икән, түбә ничек күккә тимәсен. Андый вакытта башлык берара комплексларын онытып тора гына түгел, үзендә даһилык шаукымнары да сизә башларга мөмкин.

Ялагайлыкка тулысынча тәңгәл килмәсә дә, әле тагын лояльлек дигән төшенчә дә бар. Анысы, төчеләнмәгән очракта да, теләсә нинди хәлдә җитәкче белән бер карашта торуны, аңа каршы бармауны аңлата. Бу сыйфатны да җитәкче белән аның кулы астында эшләүче арасындагы күркәм мөнәсәбәт дип атап булмый. Хезмәткәр, үзен хаклы сизә икән, башлыгы белән бәхәскә дә керергә, кирәк чакта аны чама белеп тәнкыйтьләргә дә хаклы. Әлбәттә, кеше алдында түгел, бергә-бер сөйләшкәндә. Үзен хөрмәт иткән белгеч бәйсез фикер йөртергә, фикере белән бүлешергә, аны алга сөрергә, бер үк вакытта үзенә юнәлтелгән тәнкыйтьне дә тыңлый белергә тиеш. Мондый вазгыять, Тукаебыз: «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер», – дигән кебек, оешманың үсеш, алгарыш гарантиясе.

Оешманың гына түгел, дәүләтнең дә. Дәүләттә Илбашына: «Юк, сез хаклы түгел», – дип әйтерлек кеше калмый икән, эш харап. Гомумән, хакимиятнең югары эшелоннарында куштанлык чәчәк аттымы, «бетте баш» диясе генә. Барыбыз да Грибоедовның үлмәс комедиясендә Чацкий әйткән: «Служить бы рад, да прислуживаться тошно», – дигән гыйбарәне беләбез. Төрле дәрәҗәдәге хакимият баскычларында «прислужниклар» һәм аларны – һәрчак «баш өсте» дип торучыларны яратучылар күп булганга әйтелгән сүз ул.

Тарихтан Александр Македонскийның, ялагайлардан, көн туса, дифирамблар укып, аны Аллага тиңләүчеләрдән тәмам туйгач, янына туры сүзле сабакташы Каллисфенны чакырып алуы билгеле. Каллисфен Македонскийга күктән җиргә төшәргә булыша булышуын. Тик: «Туры әйткән туганына ярамаган», – дигәндәй, төчегә өйрәнгән яулап алучы ачыдан туеп кына калмый, ахырда сабакташын, богаулатып, төрмәгә дә озата. Нихәл итәсең, җитәкчеләр, патша, президентлар арасында яннарында Каллисфеннардан бигрәк, төрле Табакиларны якын итүче, тотучылар бүген дә җитәрлек. Чөнки соңгылар аны ялганнан әвәләнгән комфорт, канәгатьлек зонасында тота. Шул рәвешле төче ялган әче хакыйкатьтән күп вакыт өстен дә чыга…

Әле яңарак кына бер танышымның социаль челтәрдәге аккаунтын карап утырдым. Моннан берничә ел элек, ул җитәкче булып алганчы, элгән постларына куелган лайклар берән-сәрән генә булган. Хәзер, билгеле оешманы җитәкләгән ул кешенең теләсә кайсы язмасы җиде-сигез дистә, хәтта күбрәк кызыл йөрәк җыя. Постларның сыйфаты, эчтәлеге элеккечә үк – артык үзгәреш юк. Кешенең бары статусы гына үзгәрде. Ялагайларга шул җитә калды – лайкларны тезәләр генә. Мактап, комментарийлар язалар. Танышымның, әлбәттә, биредә гаебе юк. Гаеп аның янында яхшатлы булырга, лайклап булса да файдасын, игелеген күрергә теләүчеләрдә.

Ялагайлык – вак җанлылык күрсәткече, коллар стихиясе. Ялагай мактау ул ялган акча кебек: аны кабул иткән баемый, бары алдана гына. Ул, уяулыгын югалтып, куштаннар тасвирлаган ялган дөньяда яши. Кайчакта шактый озак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү