Җаваплы минутлар. БДИны 5 сәгатькә кадәр озайтырга тәкъдим итәләр

Депутатлар бердәм дәүләт имтиханнарын 5 сәгатькә кадәр озайтырга тәкъдим итә. Сәбәбе – укучыларның биремнәрне эшләргә өлгермәве. Дөресрәге, узган ел сынауларны югары балларга бирергә теләүчеләргә вакыт җитмәгән. Тик күп уйлаган саен баш күбрәк буталмасмы соң?

Проект авторлары фикеренчә, бигрәк тә биремнәр катлаулы булган математика, физика һәм башка фәннәрдән вакытны 4,5–5 сәгатькә җиткерергә кирәк. Бу очракта укучыларның яхшы балл туплауга өмете зуррак. Бу инде 100 балл туплаучылар санын да арттырырга мөмкин. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта сынаулар күп дигәндә 3 сәгать 55 минутка сузыла.

Саба районының Кызыл Мишә авылы егете Баязит Дәүләтов узган ел тарих фәненнән имтиханда 100 балл җыйган иде. Бүген ул КФУда юридик факультетта белем ала.

– Бер яктан, имтихан сорауларына җавап бирү өчен вакытны арттыру әйбәт. Әзерлек сынауларында вакытны дөрес итеп кулланырга тырышсам да, җәмгыять белемендә ничәдер минут җитмәде. Бәлки күрсәткечләрем тагын да яхшырак булыр иде. Үткән эшкә салават, – ди Баязит.

Хәер, Баязит бер сәгать өстәлеп кенә 100 балл туплаучылар әллә ни артмас дип саный. Аның фикеренчә, мондый нәтиҗәгә ирешә алмау сәбәбе – вакыт җитмәү түгел, ә игътибарсызлык. Сынауның максаты – йөз баллы укучыларны «үрчетү» түгел, чикләнгән вакыт эчендә биремнәрне яхшы итеп эшләү. Сәгатьләрне озайту таркаулыкка китерергә дә мөмкин. Артык җәелеп киткәндә, сыйфатның түбәнәюе дә бар.

– Төгәл фәннәр буенча фикеремне белдерә алмыйм. 10 нчы сыйныфтан бирле катлаулы исәпләүләр, югары математика, физика кебек фәннәр белән утырган юк. Имтиханның үзенчәлеген дә белмим. Әмма математиканың база өлешен бирү өчен күп дигәндә 2,5 сәгать җитүен беләм. Күбрәк утырган саен, буталасаң гына бит ул, – ди кичәге укучы.

Балтач районының Салавыч лицее укытучысы Резеда Бәдгиева укучыларны 16 ел инде химия, биология фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерли. Шушы вакыт эчендә БДИның күп үзгәрешләр кичерүен, биология фәненнән биремнәрнең бик нык катлаулануын әйтә ул.

– Быел укучылар биремнәрне бик яхшы эшләгәннәр, авыррак итеп төземичә булмый, диләр дә тагын катлауландырып куялар. Шуны аңласыннар иде: ел саен бер үк балалар БДИ тапшырмый бит. Башка фәннәр белән чагыштырганда, биремнәрнең авырлыгы буенча биологиядән имтихан беренче урында тора. Мин еш кына хезмәттәшләремә: «Без беренче курс студентларын әзерләп бирәбез», – дип әйтәм. Чыннан да, биремнәр арасында вузның беренче курсында өйрәнелә торган темалар бик еш очрый, – ди Резеда Бәдгиева. – Ел саен авырлашса да, вакыты шул килеш кала. Биологиядән имтихан вакыты – 3 сәгать 55 минут. Дүрт сәгать итәрләр иде, балалар җылы ризык белән тәэмин ителергә тиеш дип беләм. 11 нче сыйныф укучылары имтихан тапшыру пунктына иртәнге сәгать 9 ларда килә. Сынау 10 да башлана. 20 минут тирәсе бланк тутыралар. Хәзер сорауга күчик. Биш сәгать итеп куйсалар, бала сәгать дүртләр тирәсендә генә эшен тапшырып, өенә ач килеш арып-талып кайтып китәчәк. Үзләре белән су, шоколад алып керәләр, дип әйтерсез. Ләкин бу гына җитми. Өстәвенә киләсе елларда биология, химия фәннәреннән практик өлешне кертергә җыеналар. Бу тагын вакыт җитмәүгә барып төртеләчәк.

Резеда Бәдгиева белдергәнчә, вакыты – вакыт, имтиханга әзерләнер өчен мәктәпләрдә реактивлар, микроскоплар җитми. «Үсеш ноктасы» программасы буенча авыл мәктәпләренә күпмедер җиһазлар кайта, ләкин барысына да эләкми. Мәсәлән, үзе укыткан мәктәптә информатика, технология, ОБЖ буенча, кайбер мәктәпләрдә табигый фәннәрдән кабинетлар булдырылган. Химия фәненнән реактивлар юк, булса да 1960–1970 нче елда чыккан реактивларны кулланалар.

Алабуга районы укытучысы Айгөл Һадиуллина, укытучыларның эшен киметсеннәр иде, дигән фикердә.

– Оештыручы укытучылар турында уйлаучы юк. Ничә сәгать аяк өстендә бит без. Кабинеттан бәдрәфкә, бәдрәфтән кабинетка йөрибез. Узган ел имтиханда биш мәртәбә катнашкан өчен ел ахырында 1 мең сумга якын акча түләделәр. 9 нчы сыйныфлар сынавында исә бер тиен дә бирмиләр, – ди ул.

Сәрия Мифтахова

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү