Татарстанда 99 меңгә якын мигрант бар. Аларның нибары өчтән бере, ягъни 22 меңгә якыны республикага вакытлыча яшәү яки яшәүгә рөхсәт нигезендә килгән. Илдә законсыз яшәүче мигрантларга, докуменларын тәртипкә китерү өчен, 1 майга кадәр вакыт бирделәр. Кемнәр калачак? Яшәргә рөхсәт ала алмаучыларны ни көтә? Әнә шул сорауларга ачыклык керттеләр.
Билгеле булганча, 2025 елның 1 гыйнварыннан илдә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган «Чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның аерым категорияләренең хокукый хәлен җайга салу буенча вакытлыча чаралар турында» Указы үз көченә керде.
– Аның нигезендә, илдә законсыз торучы мигрантларга, эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итеп, хокукый хәлләрен җайга салу һәм тиешле рөхсәт документлары алу өчен, дүрт ай вакыт бирелде, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марат Галиев. – Татарстан мигрантлар саны буенча ил күләмендә беренче бишлеккә керә. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 99 мең мигрант бар. Шул исәптән 22 меңгә якыны вакытлыча яшәү яки яшәүгә рөхсәт нигезендә килгән. Аларның яртысы – хезмәт мигрантлары, 18 проценты – укырга дип килүчеләр. Республикада Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан килгән кешеләр күбрәк.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин әйтүенчә, читтән килүчеләргә бәйле мәсьәләне хәл итү көн үзәгендә тора. Әмма аларсыз да булмый.
– Шул ук вакытта республиканың төзелеш, сәнәгать кебек тармакларында мигрантлардан башка бик кыен булачак, – диде ул. – Бу уңайдан Татарстан Рәисе искәрткәнчә, без закон бозуга юл куймаячакбыз һәм эшне мигрантларга бәйле закон кысасында оештырачакбыз.
Илдә законсыз торучы чит ил кешесе хокукый хәлен җайга салырга теләгән очракта, аңа түбәндәгеләрне башкарырга кирәк булачак:
– дактилоскопик теркәлү;
– медицина тикшерүе;
– рус телен, Россия тарихын һәм РФ законнарын белүе турында документлар тапшыру;
– мәҗбүри түләүләр буенча бурычларын каплау.
Моңа кадәр патент һәм виза бирүдән, эшкә, вакытлыча яшәргә яки яшәүгә рөхсәт алудан кире кагылучылар үз хокуларын җайга сала алмаячак.
– Әгәр мигрант, Россиядә калып, биредә эшкә урнашырга, вакытлыча яшәү яки яшәүгә рөхсәт алырга теләсә, аңа рус телен белүгә карата таләпләр зуррак булачак, – ди Марат Галиев.
Тиешле документларны тапшырганнан соң, аларны карап тикшергәнче, чит ил гражданинының миграция теркәве озайтылачак. «Шунысын да билгеләп үтик: барлык документларны тапшыргач, чит ил гражданины мәҗбүри тәртиптә, илгә керү кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылачак, аңа штраф салыначак. Тик бу алар илдән чыгарып җибәреләчәк дигән сүз түгел», – ди Марат Галиев. Аның фикеренчә, күп кенә мигрантлар нәкъ менә илдән куылудан куркып, документлар тапшырырга ашыкмый. Бу уңайдан, чит ил вәкилләрен эшкә алучыларга да оешмада аңлату эшләре үткәрергә киңәш итте Марат Галиев. Югыйсә нәтиҗәсе аяныч булырга да мөмкин.
– 2025 елның 1 маеннан соң хокукый хәлне җайга салу мөмкин булмаячак. Шушы көннән башлап, илдә законсыз торучы чит ил гражданнарына каршы закон нигезендә каралган чаралар күреләчәк. Алар илдән чыгарып җибәреләчәк, – ди Марат Галиев.
5 февральдән илдә Контрольгә алынган затлар реестры, ягъни безнең илдә законсыз яшәүче чит ил гражданнары исемлеге дә гамәлдә. Әлеге реестр федераль дәрәҗәдә автомат рәвештә төзелә һәм тәүлегенә дүрт тапкыр яңартыла. Аның белән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Реестрга кертелгән һәм әлегә үз иленә кайтып китәргә өлгермәгән мигрантларның хокуклары һәм ирекләре чикләнә. Мәсәлән, андыйларга өйләнергә, машина йөртү таныклыгы алырга, рульдә йөрергә, бизнес теркәргә, банктагы хисап счетыннан файдаланырга, акча күчерергә, фатир һәм транспорт чарасы сатып алырга яки сатарга, балаларын бакчага һәм мәктәпкә урнаштырырга ярамый. Якынча алынган саннарга караганда, бүген республикада 6 меңгә якын мигрант законсыз яши.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat