«Кан катыш кар исе килә»

Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда армый-талмый хезмәт куйган ветераннарыбыз әле генә арабызда йөри кебек иде. Без аларны хөрмәтләп искә алдык, аралашып тордык. Килә алмасалар, бәйрәмнәрдә өйләренә барып, күңелләрен күрергә тырыштык. Әмма вакыт беркемне дә аямый: авыр елларны, куркыныч сынауларны узган хезмәттәшләребез бакыйлыкка күчеп бетте. Аларны 12 март – газетабыз туган көне алдыннан искә алу рухларына дога булып барып ирешсен!

Әнәс Габдулла улы Әмирханов 1923 елның 15 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1952 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Озак еллар «Татарстан яшьләре» һәм «Ватаным Татарстан» газетасы редакцияләрендә рәссам булып эшли.

1929 елны Әмирхановлар гаиләсенә кайгы килә: Габдулла абзыйны кулга алалар, өч елга Соловкига сөрәләр. Кечкенә Әнәс әнисе белән анда бер ай торып кайта. «Урман эчендә агачтан салган бараклар. Әтиләр утын кисәләр, пычкы кайрыйлар. Миңа да барак эчендә агачтан ясалган нардан урын бүлеп бирделәр. Әти төрмәдә утырган өчен гомер буена «икенче сортлы кеше» булып яшәдем», – дип истәлекләрен язып калдыра Әнәс ага.

Өлкән классларда укыганда, уку түләүлегә әйләнә. Әнәс абый, аптырагач, эшләп укырга мәҗбүр була. Ләкин әле унсигез яшь тулмау сәбәпле, эш табу бик авыр була. Бервакыт аны күн-галантерея фабрикасына чакыралар. «Әгәр дә сигнализацияне төзәтә алсаң, эшкә урнаштырабыз», – диләр. Бер атна эчендә ул аны эшләтеп җибәрә. Шуннан электромонтер булып китә. Куна-төнә эшли, кичке мәктәпне тәмамлый, урта белем ала.

Әнәс абыйны сугышка 1942 елда алалар. Аңа иң кайнар урыннарда – Ленинград, Волхов фронтларында булырга туры килә. Яшь сугышчы монда нинди генә хәлләргә юлыкмый. Учакка азлап кына дары сибеп, чәйнектә чәй дә кайнаталар, мунчага ягарга утын беткәч, шартлаткычлары алынган миналар ягып, мунча керәләр, бетләрдән арыналар.

Яраланып, берничә тапкыр госпитальдә ятарга һәм сугыш кырына кире кайтырга туры килә аңа. Берсендә шулай өенә «хәбәрсез югалды» дигән язу да килә. Әнисе бик кайгыра. Бу хәл Эстониядә, кыр госпиталендә дәваланып ятканда була. Әзрәк хәл керә башлагач, ул тәрәзәдән үз частьларындагы снаряд ташый торган шоферны күреп ала һәм кире үзләренә кайтасы килүен әйтә. Караңгы төшкәч, госпитальдән качып китә, менә шунда аны хәбәрсез югалды дип уйлыйлар. «Мин әнигә гел хат язарга тырыша идем, бу юлы да хатым килеп төшкәч, исән булуыма ышана ул», – дип сөйли иде Әнәс абый. Бервакыт шулай госпитальдән Казанга кайтучы солдатка биреп, ул әнисенә хәтта сабын да җибәрә.

Артиллерист егет 1945 елда Ленинградта Җиңү парадында катнаша. Бу хакта ул горурланып сөйли иде. Сугыш беткәч тә, әле ул Ленинград шәһәрен миналардан арындыруда катнаша. Аңа хәтта Ленинградта фатир да тәкъдим итәләр. «Тик ачлыктан үлгән кешеләрнең йортларына керәсем килмәде. Ленинградта миңа һәрчак кан катыш кар исе килә иде. Сугыш елларындагы бу ис онытылырмы дисәм, онытылмый икән», – дип искә ала иде Әнәс абый.

Ул 1947 елда гына туган ягына II төркем инвалид булып кайта һәм яңадан электромонтер булып эшли. Иван Шишкинның «Арыш кыры» дигән әсәре аны рәсемнәр ясарга  илһамландыра. Ул Казан сәнгать училищесына укырга керә. Рәссам булу теләге бик көчле була. 1952 елда Әнәс аганың күптәнге хыялы тормышка аша. Ул Гали Хуҗи җитәкләгән «Яшь сталинчы» газетасына рәссам булып урнаша.

Шуннан бирле Әнәс Габдулла улының бөтен гомере матбугатка багышлана. «Ватаным Татарстан»да ул пенсиягә чыкканчы эшли. Бу мөлаем йөзле, сабыр холыклы, тапкыр сүзле рәссамны редакциядә хөрмәт белән искә алалар.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү