Шатура сазлыкларында. Мәрьям Мозаффар кызы Дибаева язмышы турында

Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда армый-талмый хезмәт куйган ветераннарыбыз әле генә арабызда йөри кебек иде. Без аларны хөрмәтләп искә алдык, аралашып тордык. Килә алмасалар, бәйрәмнәрдә өйләренә барып, күңелләрен күрергә тырыштык. Әмма вакыт беркемне дә аямый: авыр елларны, куркыныч сынауларны узган хезмәттәшләребез бакыйлыкка күчеп бетте. Аларны 12 март – газетабыз туган көне алдыннан искә алу рухларына дога булып барып ирешсен! 

Мәрьям Мозаффар кызы Дибаева 1916 елда Казан шәһәрендә туа. Матбугатка 1934 елда килә. Башта «Яшь ленинчы», «Яшь сталинчы» газеталарында, 1941 елдан «Кызыл Татарстан» («Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан») газетасында әдәби хезмәткәр, төрле бүлекләрнең мөдире булып эшли. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

1941 елның 22 июне. Редакциядәге дуслары белән Дибаевлар гаиләсе дә Зәңгәр күлдә ял итә. Сугыш башлану турындагы хәбәр аяз көндә яшен суккандай була. Ир-атлар, шул исәптән Мәрьямнең ире Самат та беренче көннәрдән үк фронтка китә. Өч кенә ел бергә яшәп кала алар. Бу бәхетле парга башка күрешергә туры килми.

Мәрьям апаны күреп белгән, хәтта бергә эшләргә дә насыйп булган хезмәттәшләребезнең Журналистлар урамындагы фатирына барып кайткач сөйләгәннәрен хәтерлим әле. «Бүлмә диварлары тарихи фотоларга бик бай. Салих Сәйдәшев (Мәрьямнең әтисе белән Салихның әтисе бертуган), хезмәттәшләре Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир фотолары тезелгән. Алар янында балалары, оныклары…» – дип сөйлиләр иде.

…Әтисе үлеп киткәндә, Мәрьям апага биш яшь тә тулмаган була әле. Әнисе белән акчасыз да, фатирсыз да кала алар. Авыр вакытларда күбрәк туганнары, дуслары, бигрәк тә Салих абыйлары янына сыеналар. 18 яшендә кыз журналистика дөньясына килеп керә. Үзе бу хакта болай дип язып калдыра: «Авыр булса да, үсмер чагымны мин бәхетле еллар дип саныйм. 12 яшемдә мехкомбинат каршындагы училищега укырга кердем. Безне анда ашаттылар, киендерделәр. Хәтта Мәскәү белән Ленинградка сәяхәткә дә алып бардылар. 15 яшемдә училищены «бишле» билгеләренә генә тәмамладым. Укуны дәвам итәргә мөмкинлек юк, чөнки әнигә булышырга кирәк иде. 16 нчы мәктәпкә пионервожатый булып урнаштым. Шунда эшләгәндә журналистика дөньясына юл ачылды да инде». Мәрьям мәктәптәге вакыйгалар турында «Яшь ленинчы» газетасына берничә мәкалә яза. Кыска гына яңалыклар була алар. Әмма редакциядә кызның сәләтен күреп алалар да эшкә чакыралар.

1941 елда башка газеталар ябылу сәбәпле, Мәрьям Дибаеваны «Кызыл Татарстан»га билгелиләр. Тормыш авыр: ачлык бугаздан буа, салкын кыш көнендә биналар ягылмый. Әмма газетаны көн саен чыгарырга кирәк. Күп вакытта редакциядә йоклап калган чаклары да була. Җитмәсә, көн саен диярлек иптәшләрен фронтка озаталар. Элемтәне югалтмыйлар, ярдәмләшеп торалар. Хезмәттәшләреннән килгән хатлар Мәрьямнең канатларын тагын да ныгыта.

1944 ел. Мәскәү янындагы Шатура сазлыкларында ягулык өчен торф ятмаларын эшкәртә башлыйлар. Меңнәрчә татар кызларын шушы авыр эшкә озаталар. Алар өчен, «Правда» газетасының кушымтасы итеп, татар телендә газета чыгарырга карар кылалар. Мондый җаваплы эшне җиренә җиткереп башкару өчен, газета чыгару барышында һәр эшне дә белгән кеше кирәк була. Җитәкчелек бернинди икеләнүсез Мәрьям Дибаеваны сайлый. Менә ул: озын плащтан, резин итекләрдән саз ерып, хәлдән тайган кызларга газета өләшеп йөри. Газетага язмаларны берүзе әзерли, Мәскәүгә, «Известия» газетасы редакциясенә барып, газетаны версткалый, корректураларны укый һәм… тарата. Аннан кайта да, очраклы гына берәр җиргә утырып, төннәр буена очерклар яза…

Шатурадан кайткач та, яраткан газетасыннан аерылмый Мәрьям апа. Редакция биреме белән бөтен Советлар Союзын диярлек әйләнеп чыга. Гомеренең соңгы көненә кадәр «Ватаным Татарстан»ны укып, яратып, коллектив белән аралашып яши.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү