Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда армый-талмый хезмәт куйган ветераннарыбыз әле генә арабызда йөри кебек иде. Без аларны хөрмәтләп искә алдык, аралашып тордык. Килә алмасалар, бәйрәмнәрдә өйләренә барып, күңелләрен күрергә тырыштык. Әмма вакыт беркемне дә аямый: авыр елларны, куркыныч сынауларны узган хезмәттәшләребез бакыйлыкка күчеп бетте. Аларны 12 март – газетабыз туган көне алдыннан искә алу рухларына дога булып барып ирешсен!
Мөдәррис Мөҗип улы Мостафин – 45 ел гомерен татар матбугатына багышлаган легендар журналист. 1923 елның 14 декабрендә Мөслим районының Мөслим авылында туа. 2021 елның 12 маенда вафат була. Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Мөдәррис абый Мостафин матбугат өлкәсендә 1941 елда, Ватан сугышы башланган чорда эшли башлый. Очраклы гына булмый аның бу адымы. Дүртенче сыйныфта укыганда ук, малай пионерларның колхоздагы шефлык эше турында пьеса сымаграк тамаша әзерли, шуның белән язучылык эшенә мәхәббәте кабына. Мәктәп елларында күп укый, газета хәбәрләре белән танышып бара. Дәрестән кайтышлый китапханәдә тукталмыйча калмый. Ахыр чиктә үзе дә яза башлый. Шулай да, җиденчене тәмамлагач, Чистай медицина рабфагына укырга китә. Анысының да тарихы бар. Бишенче сыйныфта күмәк җыелыштан таралышканда, ашыгып-кабаланып, иптәшләре ялгыш аның өстенә имән эскәмия белән килеп төшәләр. Мөдәррис һуштан язып егыла, ике таяк белән йөрергә кала, инвалидлык та билгелиләр. Шушы хәл аны медицина өлкәсенә илтә: максат – үзен дә сипләргә, башкаларга да ярдәм итәргә! Чыннан да өч ел эчендә таякларын ташлый ул.
Егетнең әнә шул Чистай медицина рабфагын тәмамлап, институтка барырга хыялланып йөргән көннәре була. Бервакыт өйләренә күршедә генә яшәүче Габдулла абый белән район газетасы мөхәррире Һади абый Кадыйров килеп керә. Редакциянең барлык хезмәткәрләре дә сугышка киткән, Мөдәррисне эшкә чакыралар. Сөйләшә торгач, риза була егет. «Сугыш беткәч, укырсың», – дип, күңелен дә юатып куялар. Эшли-эшли язу эшенең нечкәлекләренә төшенә, кешеләр белән аралашырга өйрәнә.
Озак та үтми, утызынчы еллардан бирле матбугатта эшләгән Һади абыйсы да фронтка китеп бара. Мөдәррис, җигелеп, мөхәррирлек вазыйфасын тарта башлый. 1943 ел башында егетне комсомол райкомы секретаре итеп сайлыйлар. Әмма яратып башкарган эше аны гел үзенә тарта. Шул ук елның ноябрь ахырында «Кызыл Татарстан» газетасының Әлмәт төбәгендәге хәбәрчесе итеп билгелиләр. 1944–1945 елларда партия өлкә комитетының раславы нигезендә Лаеш районы газетасының мөхәррире булып эшли. «Большевик юлы» дигән татар телендәге газетаны яңабаштан оештыра. Мөдәррискә редакция урындыкларында күп йокларга, Лаеш шулпасын күп чөмерергә туры килә. Бу вакытта әле аңа 20 яшь тулган гына була.
Лаештан аны Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Башта «Кызыл Татарстан» газетасының Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли. Ватан сугышыннан соң комсомол-яшьләр газетасы чыгару яңартылгач, Казанга чакырып алалар. Партия кушуы буенча, Чистай крае газетасында, Казанда яңа гына оешкан партия тарихы институтында да эшләп ала. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итү һәм редакцияләү белән шөгыльләнә. Институт ябылгач, өченче тапкыр «Кызыл Татарстан»га (газета ул вакытта «Совет Татарстаны» дип атала) әйләнеп кайтырга мөмкинлек чыга. Бу юлы инде гомерлеккә. Мөдәррис абый пенсиягә киткәнче 20 ел рәттән «Ватаным Татарстан» газетасының авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли, республиканы аркылыга-буйга иңли. Аның газета битләрендә дөнья күргән очерклардан тупланган ике китабы басылып чыга.
– Әти соңгы көннәренәчә газетаны кулыннан төшермәде. Һәр язмага үз фикерен белдерде, – ди кызлары Гөлшат ханым. – Газетаны кулга алуга, беренче чиратта тиражга күз салды. Артканын күрсә, йөзендә елмаю чаткылары пәйда була иде. Гомумән, газета турында фикере бик әйбәт булды. «Яхшы эшлиләр, Аллага шөкер», – дип куанды.
Мөдәррис абыйның замандашлары, күпсанлы шәкертләре аның сабыр табигатьле, ярдәмчел булуы, максатына ирешүдә үзен аямыйча тырышуын искә алалар. Беркайчан да күтәрелеп бәрелмәс, шул ук вакытта үз дигәнен эшләми калмас иде, диләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat