Уеннан уймак чыгару. Балагыз нәрсә белән уйный?

Балагыз нәрсә белән уйный? Депутатлар янә шул сорауны күтәрә. Кибет киштәләренә, интернет-кибетләр һәм маркетплейсларга чыгарганчы, уенчыкларны ныклап тикшерергә җыеналар. Уйнагач, елатырлык булмасын!

Читтән керә

Хәзерге көндә уенчыкларга санитар-эпидемиологик экспертиза уздыру гына мәҗбүри. Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты балалар уенчыкларына контрольне катгыйландыру максатыннан закон проекты әзерли. Документ кабул ителгән очракта, аларга психологик-педагогик сертификация алу, яшь чикләве кую һәм психологик-психиатрик экспертиза үткәрү мәҗбүри булачак. Белгечләр уенчыкның безнең өчен гайре табигый булган кыйммәтләрне тарату-таратмавын, баланың рухи сәламәтлегенә зыян салу-салмавын ачыкларга тиеш була.

Исегездә булса, уенчыкларга ГОСТ таләпләре турында 2024 ел башында ук сөйләшә башлаганнар иде. Без бу хакта язып та чыктык. Әлегә кадәр ул таләпләр тулысынча эшләнеп бетмәгән. Депутат Татьяна Буцкая аңлатуынча, алар тиздән расланачак.

– Балалар уенчыклары категориясенә караган товарлар психологик-педагогик экспертизага җибәреләчәк, шуннан соң гына сатуга чыгачак. Бу күбесенчә безгә башка илләрдән кергән уенчыкларга кагыла. Нәкъ менә алар безнең балаларга чит кыйммәтләрне тагарга тырыша, – дигән ул Илкүләм яңалыклар хезмәтенә.

Мөнәсәбәт

Баланың нинди уенчык белән уйнап үсүе аның киләчәгенә йогынты ясыймы? Бала уенчыгы куркыныч була аламы? Бу сорауларны без тәҗрибәлеәниләргә дә, яшь әниләргә дә, белгечләргә дә бирдек.

Мәрьям Рәшитова, 12 бала әнисе (Актаныш районының Киров авылы):

– Балага уенчык бик кирәк. Үзем кечкенәдән курчак белән уйнап үстем. Әтием шофер булып эшләде һәм кая гына барса да, курчак алып кайта торган иде. Элекке курчаклар шундый матур иде бит ул! Ун төрле курчагымны тезеп куеп, аларны үземчә тәрбияли торган идем. Кайсын ачуланып, кайсын мактап. Һәрберсенең үз «өе» бар иде. Менә шулар бик сеңгән, күрәсең: Аллаһы Тәгалә миңа 10 баланы тәрбиягә алып үстерергә насыйп итте.

Ә хәзерге уенчыкларны карасаң, алар шулкадәр куркыныч… Ә бит бала губка кебек: начарны да, яхшыны да шундук сеңдерә. Минем бервакытта да балаларга корал алганым булмады. Ни өчен икәне аңлашыладыр инде. Бервакыт кечкенә малаебызның туган көненә Казандагы дустыбыз зур гына мылтык алып кайтты. «Ник бирдең аны?» дип тә әйтеп булмый, баланың кулыннан тартып та алмыйсың бит инде – уйнады бу моның белән. Шундук төбәп ата да башлады, «Ложись!» – дип тә кычкыра. Шул кечкенә бала да ни икәнен аңлый шуның. Буйсындыру, агрессия баш миенә сеңә, димәк. Уенчыклар гына түгел, мультфильмнар да бик куркыныч хәзер. Безнең балачактагыларын карасалар, алар шундый кешелекле булып үсәр иде… Юк шул, аларны күңелсез диләр, үзләренеке кирәк.

Камилә Борһанова, яшь әни (Казан):

– Балабыз алты айлык кына әле. Уенчыклары ул кадәр күп түгел. Яшенә күрә табарга тырышабыз инде. Аның кебек яшь балаларга куркыныч уенчыклар бик күп түгел. Кайберсенең тавышлары гына куркыныч була, берничә тапкыр игътибар иткәнем бар. Андыйларны шундук алып куябыз. Бала куркып калса тагын… Уенчыкларны тикшерү буенча, белмим инде… Мин, мәсәлән, төрле чыганаклардан бала өчен нинди уенчыкларның файдалы, ниндиләренең зыянлы булуын үзем табып укыйм. Ул барыбер дә әти-әни җаваплылыгыдыр. Сүз дә юк, бала үзе, каяндыр күреп, аяк терәп, билгеле бер уенчыкны сорарга да мөмкин. Үземнең бала кечкенә булгач, кистереп кенә андый очракта нәрсә эшләячәгемне әйтә алмыйм, әмма аңлатып буладыр дип саныйм.

Илдус Лотфуллин, өч бала әтисе, табиб-педиатр:

– Ярты ел чамасы элек Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә квадроберлар турында сүз куерттылар. Вакыт әрәм итеп. Менә кайда алар хәзер? Ул чакта ук мин аларның тиз арада онытылачагын әйткән идем. Бу юлы да фикерем үзгәрмәде.

Безнең өчен уенчыкның баланың рухи дөньясына тәэсиренә караганда аның уенчыкның физик яктан куркынычсыз булуы мөһим. Ул батарейкалар белән эшли икән, капкачы шөреп белән борылган булсын, уенчыктан чыгып очып, баланың авызына эләкмәсен. Магнитлы, вак кисәкле уенчыклар куркыныч. Аларның пластигы сыйфатлы булырга тиеш һ.б. Менә шулар турында сөйләшергә кирәк! Баланың психикасына зыян салу-салмавы өйрәнелмәгән дә бит. Аннан соң, элек-электән нинди генә куркыныч уенчыклар, әкиятләр булмаган. Аңа карап, беркем бозылмаган.

Люция Ибәтуллина, балалар психологы, КФУ доценты:

– Хәзерге көндә кибеттә дә, өйдә дә уенчыклар артык күп. Әби-бабайлар, әти-әниләр, хәтта без үскәндә дә ул кадәр түгел иде. Кызганыч, әмма уенчыкларның артык күп булуы баланың күзаллау сәләтен үстерми. Өстәвенә хәзер күп кенә уенчыклар интерактив, ягъни алар белән уйнарга да кирәкми: карап яки тыңлап кына утырасы. Тау кадәр уенчыклары була торып та, баланың алар белән уйнамавын, уенны белем алу, мультфильмнар, социаль челтәрләр алыштыруын күзәтү бик тә күңелсез. Югыйсә уен һәм уенчыкларның бала өчен файдасы бихисап: алар яңа тормыш тәҗрибәсенә өйрәтә, мантыйкны (логика) үстерә, иҗади фикер йөртүне, аралашу кебек күнекмәләрне арттыра, рухи-хисси тәҗрибә өсти. Кызганыч, бу кадәр файдасы булган уенчыкларны бүген кибет киштәләрендә яхшылап эзләргә туры килә. Хәзерге көндә балалар өчен уенчыклар базары акча эшләү белән артык мавыга. Әйтик, соңгы вакытларда төрле «монстр»лар еш очрый. Билгеле, аларның бала өчен файдасы юк. Күп очракта алар каһарман, үрнәк алырдай герой буларак тәкъдим ителә. Әти-әни андый куркыныч уенчыкларның тискәре персонаж булуын аңлатса, яхшыны яманнан аеру өчен генә алып бирсә, яхшы булыр иде дә бит. Әмма күпчелек әти-әни андый төр уенчыкларны «модно» булганы өчен генә ала. Башкаларда бар бит, минем баламда да булырга тиеш, имеш. Ә бала аңа герой, үрнәк итеп карый икән, аның үз тәртибе дә шул чама гына булачак. Шуңа да күп кенә уеннарның, уенчыкларның, мультфильмнарның әхлакый ягына карата сораулар бар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү