Дошман чигенә: Россия гаскәрләре Суджа шәһәренең сәнәгать зонасын азат иткән

Россия гаскәрләре, газ торбасы аша Украина кораллы көчләренең тылына үтеп, Курск өлкәсендә Суджа шәһәренең сәнәгать зонасын азат иткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Агентлык хәбәрчесенә Ихтыярыйлар корпусы вәкиле сөйләп үткәнчә, “Торба” операциясендә “Ветераны” разведка-штурм бригадасы, Ихтыярыйлар корпусының “Восток” штурм бригадасы, Һава-десант гаскәрләренең 11 нче һава-десант бригадасы подразделениеләре, 72 нче мотоукчылар бригадасы, шулай ук “Ахмад” спецназының Аида төркеме катнашкан.

Алар, газүткәргеч торбасыннан дошман тылында җир асты юлы буларак файдаланып, Суджада Украина хәрбиләренең тылына чыккан.

Шулай итеп, Россиянең 800гә якын хәрби хезмәткәре Украина гаскәрләре тылына үтеп кергән. Алар, торбадан җир өстенә чыккач, көтмәгәндә генә Украина хәрбиләренең позицияләренә һөҗүм иткән.
Операция нәтиҗәсендә Суджа шәһәренең сәнәгать зонасы азат ителгән. Хәзер шәхси секторда сугышлар бара. Сугышка Россиянең яңа частьләре һәм подразделениеләре кертелә. Дошман Заолешенка торак пунктына, чик буендагы “Суджа” үткәрү пунктына таба чигенә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү