Татарстан үз-үзенә кредит бирүне тыючылар саны буенча Россия төбәкләре рейтингында 8нче урынны биләгән. Республикада мондый чикләүне 131,7 мең кеше билгеләгән, дип хәбәр итә Берләштерелгән кредит бюросы.
Әлеге күрсәткеч буенча рейтинг лидеры – Мәскәү (555,7 мең кеше үз-үзенә тыю билгеләгән). Аннан соң Мәскәү өлкәсе (365,1 мең кеше), Санкт-Петербург (254,5 мең кеше), Башкортстан (170,2 мең), Свердловск өлкәсе (156 мең) һәм Ростов өлкәсе (142,4 мең), Краснодар крае (142,3 мең). Рейтингта тугызынчы һәм унынчы урыннарда Чиләбе (126,9 мең) һәм Түбән Новгород (11,9 мең) өлкәләре урнашкан.
Гомумән Россиядә 10 мартка 5,05 миллион граждан үз-үзенә кредит бирүне тыйган. Берләштерелгән кредит бюросында билгеләп үтүләренчә, гражданнарның күпчелеге элеккечә кредит бирүне тулысынча тыю форматын сайлый: 4,76 миллион гариза (91 процент).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat