Тәрбияче баланы йөзе белән тәлинкәгә чумдырган өчен эшеннән алынган

Сочи балалар бакчасында ясле төркеме тәрбиячесе, баланы тәлинкәгә йөзе белән чумдырган. Әти-әниләреннән гафу үтенүенә карамастан, аны эштән куганнар, дип хәбәр итә РИА Новости шәһәр администрациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Элегрәк социаль челтәрләрдә тәрбияченең кулы белән баланың башын тәлинкәгә чумдыруы, ә аннары порцияне һәм кашыкны бала кулыннан алуы төшеререлгән видео таралган иде. Россия Тикшерү комитетының Кубань буенча тикшерү идарәсе балалар бакчасында тәрбияченең балаларга карата физик көч куллануы турындагы мәгълүматны тикшергән.

Шәһәр администрациясендә белдерүләренчә, әлеге хәлне тиз арада тикшергәннәр, шуннан соң хатын-кыз эшеннән җибәрелгән. Баланың ата-анасы югарырак инстанцияләргә гариза бирмәгән. Хатын баланың әти-әнисеннән гафу үтенгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү