Мошенниклар, кредит алуга үз-үзеңне тыю хезмәтеннән файдаланып, акча урлый башлаган

Кредит алуга үз-үзеңне тыю турында закон гамәлгә кергәннән соң, аферистлар шуннан файдаланып, халыкны алдауга керешкән.

Алар, шалтыратып, үзләрен Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре буларак таныштыра. Кредит алуга үз-үзеңне тыюның дөрес билгеләнмәгәнлеген хәбәр итә. Шуннан соң аферистлар, Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтка кереп, кешенең барлык счетларындагы акчасын алырга мөмкин, дип яза “ТАСС”.

Моннан тыш, мошенникларның, ялган сылтама җибәреп, телефонга вирус кертүе һәм шуның ярдәмендә картадагы акчаны урлавы бар.
Исегезгә төшерәбез: 1 марттан Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә кредит алуга үз-үзеңне тыю мөмкинлеге пәйда булды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү