Татарстанда берничә юлны төзекләндерүгә 470 миллион сумнан артыграк акча биреләчәк

Татарстанда төрле юлларның 8 участогы (гомуми озынлыгы – 17,8 чакрым) төзекләндереләчәк. Бу эшкә 476,7 миллион сум бирелә. Барлык тендерлар дәүләт сатып алулары порталына урнаштырылган, дип яза “Татар-Информ”.

Лаеш районында Комлы Кавал – Орловка автомобиль юлын, шулай ук Балык Бистәсе районында Саескан тавы – Шәле юлын ремонтлауга 102,2 миллион сум тотылачак. Төзекләндереләсе юллар өлешенең гомуми озынлыгы – 3,7 чакрым. Әлеге ике юлдагы төзекләндерү эшләрен быел 21 августка төгәлләү күздә тотыла.
Балтач – Шәмәрдән, Вахит – Янил (Кукмара районы), Кукмара – Шәмәрдән, Мамадыш – Кукмара, “Мамадыш – Кукмара “ – Келәүш (Мамадыш районы) һәм Казан – Шәмәрдән (Саба районы) автомобиль юлларын төзекләндерүгә тагын 232,7 миллион сум бирелә. Төзекләндереләсе юл өлешләренең гомуми озынлыгы – 8,9 чакрым. Капиталь төзекләндерү быел 19 августка кадәр тәмамланырга тиеш.

Шулай ук Аксубай районында Чистай-Аксубай-Нурлат һәм Чирмешән районында Кузайкино-Нурлат автомобиль юлларын ремонтлауга 141,8 миллион сум күздә тотылган. Бу юлларның барлыгы 5,2 чакрым озынлыктагы өлеше ремонтланачак. Эшне 20 августка кадәр төгәлләү каралган.

Акча федераль, шулай ук республика бюджетларыннан биреләчәк. Заказчы – Татарстан “Главинвестстрой” оешмасы.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү