Татарстанда 63 яшьлек хатын-кыз бер балконнан икенчесенә күчкәндә, егылып, һәлак булган

Фаҗига бүген иртән Казанның Мәҗит Гафури урамында килеп чыккан.

Бүген иртән Казанның Мәҗит Гафури урамындагы 7 нче йорт янында өлкән яшьтәге хатын-кызның мәетен тапканнар.

“KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, 63 яшьлек хатын-кыз, ниндидер сәбәптән үз балконыннан күршедәге балконга күчмәкче булганда, 5 нче каттан егылып төшкән. “Ашыгыч ярдәм” медиклары, аның үлүен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган.
Һәлак булган хатын-кызның психиатрда учетта торганлыгы мәгълүм.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү