Тынычлык урнаштыру тәкъдиме буенча Россиянең җавабы мәсьәләсендә ашыкмаска чакырганнар

Украинада 30 көнлек тынычлык урнаштыру тәкъдиме буенча Россия ягының җавабына бәйле мәсьәләдә ашыгырга ярамый. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

“Сез бераз гына алданрак йөгерәсез. Ә без болай эшләргә теләмибез”, – дип басым ясап әйткән Россия дәүләте башлыгының матбугат секретаре, Россия хакимияте АКШ һәм Украина килештергән 30 көнлек тынычлык тәкъдимен үзе өчен отышлы дип саныймы, һәм аңа карата нинди мөнәсәбәттә булачак, дигән сорауга җавап биреп.

“Кичә матбугат вәкилләре белән аралашканда, АКШның Дәүләт секретаре Марко Рубио да, Трампның иминлек буенча киңәшчесе Майкл Уолтц та төрле каналлар аша безгә Җиддә шәһәрендәге сөйләшүнең асылы турында тәфсилле мәгълүмат тапшырачаклары турында белдерде”, – дип искәрткән Песков. Шуннан соң ул, Мәскәү баштан Вашингтоннан шушы мәгълүматны алырга тиеш, дип тә өстәгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү