Быел кышын әлләни карлы булмады, шуңа күрә кар катламы узган еллардагыга караганда алданрак эреп бетәргә мөмкин.
Татарстанда акрынлап кына язгы һава шартларына күчү күзәтелә. Март һава торышындагы үзгәрешләр белән гаҗәпкә салырга мөмкин.
Казан федераль университеты профессоры, метеоролог Юрий Переведенцев “KazanFirst” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, төбәктә тәүлеклек уртача температура 0 градустан арта башлаган инде. Бу исә чын язның башлануын күрсәтә. Быел кышын кар әлләни күп яумады, шуңа күрә кар катламы узган еллардагыга караганда алданрак эреп юкка чыгарга мөмкин.
Фаразлардан күренгәнчә, карның гадәттәгедән ике атнага алданрак – апрель башларында ук тулысынча эреп бетүе ихтимал. Шулай ук якындагы көннәрдә Татарстанда һава температурасыны +12 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
Сүз уңаеннан, синоптиклар атна ахырында көчле яңгырлар һәм эссе булачагы турында кисәтә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat