Халыктан җыйган акча кая китә?

Татарстанда быел 911 күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерәчәкләр. Моны, ягъни яшәү шартлары яхшыруын 209 меңнән артык кеше, кем әйтмешли, үз җилкәсендә татыячак. Агымдагы елда капиталь ремонт программасына якынча 11 миллиард сум акча тотарга ниятлиләр. Тармактагы «авырткан җир»ләр турында Татарстан Дәүләт Советында узган «түгәрәк өстәл»дә сөйләштеләр.

Билгеле булганча, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә акча җыюда, йорт яңа яки иске булуга да карамастан, һәр фатир хуҗасы катнаша. 2025 елның 1 гыйнварыннан күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь төзекләндерүнең минималь күләме бер квадрат метрга 8,47 сум тәшкил итә.

– Былтыр без капиталь төзекләндерү мәсьәләсе турында урыннарда фикер алышулар белән генә чикләндек. Тик, минемчә, бу хакта парламентның әлеге юнәлештә эшли торган комитеты катнашындагы мәйданда сөйләшү дөресрәктер. Бүген безне капиталь төзекләндерү барышыннан бигрәк, махсус счетлар мәсьәләсе борчый, – диде Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин.

Бу уңайдан, былтыр республикадагы 18 меңгә якын йортта капиталь ремонт фондының ничек туплануын өйрәнгәннәр. «Торак фондының 99 процентында диярлек мондый «казна» бар. Һәр йортның фонды шулай туплана. Бүген 16,5 меңгә якын күпфатирлы йортта яшәүчеләр акчаны төбәк операторының уртак фондында туплый, калган 1,3 мең йортта махсус счет ачканнар. Еллык тупланма 5,4 миллиард сумга җитте. Бу – бик зур ресурс», – диде Александр Тыгин.

Саннар да шул хакта сөйли. 2024 елда Татарстанда 749 күпфатирлы йортны тулысынча яңартканнар.

– Былтыр программаны финанслауга 7,8 миллиард сум акча тотылды. Шул исәптән, 1,3 миллиард сум – республика бюджетыннан, 1 миллиард сум муниципаль бюджетлардан бүлеп бирелде. Калган 5,4 миллиард сумы – халыкның үз акчасы. 2024 елда республикада яшәүче 116 меңләп кешенең яшәү шартлары яхшырды, – диде Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының идарә башлыгы Айрат Галләмов.

2024 елда Татарстан Дәүләт торак инспекциясе капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла торган йортларда 2,6 меңгә якын тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, 879 хокук бозу очрагы ачыкланган. Күпчелек очракта алар эшнең сыйфаты, башкару вакыты, техник контроль һәм документлар әзерләүгә бәйле булган. Суд тарафыннан подряд оешмаларына 16 штраф салынган.

Быел исә программа тагын да колачлырак булыр дип көтелә. Ел дәвамында барлыгы 911 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкарырга ниятлиләр. Лифт җиһазларын алмаштыруга да игътибарны арттырмакчылар. Аерым алганда, республиканың Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында 711 яңа лифт урнаштырачаклар. Бу эшкә 2,5 миллиард сум акча тотылачак. 2025 елда капиталь ремонт программасын финанслау 11,3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуның яртысы диярлек – халык акчасы.

Белгечләрне махсус счетлардагы акчаның максатчан кулланылмавы  борчый. «Счет хуҗалары җыелган акчаны туздыра. Аны син яшәгән йортка тотсалар ярар әле. Без капиталь ремонт фондыннан бурычларны, юрист хезмәтләрен каплауга файдалануларын күрәбез. Моның йортны карап тотуга бернинди дә катнашы юк», – диде Александр Тыгин.

Аның әйтүенчә, күпфатирлы йорт белән идарә итүче намуссыз хуҗалар халык акчасын ничек теләсә, шулай әрәм-шәрәм итә. «Аннары исә безгә киләләр дә: «Лифт алмаштырырга кирәк», – диләр. Без каршы түгел. Тик бу очракта ул 8 сумны җыйган, шул акчадан үзенә хезмәт хакы түләгән, башкасына тоткан һәм хәзер күршеләр хисабына лифт алмаштыра булып чыга бит. Болай ярамый», – диде Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе. Бу мәсьәләгә игътибарны тагын да көчәйтергә киңәш итте ул.

2024 елның 31 декабренә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 1079 йорт капиталь ремонт фондын махсус счетта туплый. Шул исәптән, 711 фортта әлеге «казна»га – торак милекчеләре ширкәте, 362 йортта – идарәче компания, 6 йортта төбәк операторы хуҗа. Былтыр алар 391 миллион сум акча туплаган, 379 миллион сум түләгән. Шул ук вакытта, барлык махсус счет хуҗаларының да мәгълүматны дөрес һәм тиешенчә тапшырмавын әйттеләр утырышта. Узган елның тугыз ае нәтиҗәләренә караганда, республикада махсус счетларда саклана торган 53 миллион сум акчаны максатчан кулланмаулары ачыкланган.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү