Татарстанда 6 меңгә якын СВОда катнашучы һәм аларның гаиләләре бушлай юридик ярдәм алган

Бүген Югары Осланда Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә киңәшмәсе уздырылды. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләде, дип яза “Татар-информ”.

Киңәшмәдә әйтеп үтелгәнчә, махсус хәрби операция алып барылу сәбәпле, республикада, бушлай юридик ярдәм системасын кертеп, дәүләт органнары эше берникадәр үзгәртелгән. Республика законы һәм “Юстицияне үстерү” дәүләт программасы буенча ярдәм күрсәтелеп килә. Моңа кадәр Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, 2023 елда ташламалардан файдаланучыларга хәрбиләр, мобилизацияләнүчеләр, үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә китүчеләр һәм аларның гаиләләре өстәлгән.

“Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзалары хәрбиләргә хезмәт хакы түләү, закон нигезендә аерым түләүләр бирү, ташламалар, социаль гарантияләр һәм компенсацияләр белән тәэмин итү, баланың әтисен (әнисен) билгеләү, алимент түләү мәсьәләләре буенча барыннан да ешрак мөрәҗәгать итәләр”, – дип аңлатып үтелгән Юстиция министрлыгыннан.

2022 елдан бирле барлыгы 5 725 кешегә юридик ярдәм күрсәтлгән. 2024 елның апреленнән Байлар Сабасы бистәсендә Тынычлык урамындагы 22А йортта “Госюрбюро” филиалы эшләп килә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү