Арендага биреп, акча эшлә: мошенниклар алдауның яңа ысулын тапкан

Телефоныңдагы «Ватсап»ны* арендага бир дә көненә 200 сум акча эшлә! Соңгы арада мошенниклар халыкны төп башына утыртуның әнә шундый яңа юлын уйлап тапкан. Бу тәкъдимгә ризалаша калсаң, алар кеше турындагы бар шәхси мәгълүматны кулга төшерәчәк яки аның исеменнән таныш-белешләренә акча сорап хатлар юллаячак, дип кисәтә белгечләр.

Яңа алдау ысулының схемасы гади. Мошенниклар башта эш тәкъдим итүче телеграм-каналларга, форум һәм сайтларга тиз арада җиңел генә акча эшләп алырга тәкъдим иткән белдерү урнаштыра. Моңа ризалашкан кешегә иң элек үзенең телефондагы «Ватсап» кушымтасын вакытлыча арендага биреп торырга тәкъдим итәләр. Ул төрле сервисларда теркәлү, клиентлар белән аралашу өчен кирәк, янәсе. Моның өчен көненә 200 сум акча да түләргә вәгъдә итәләр.

Моңа ризалашкан кеше мошенникларга «Ватсап»ның бөтен код-парольләрен әйтергә тиеш була. Кырыгалдарлар, үз чиратында, бу мессенджерга кергәч, кеше исеменнән таныш-белешләренә акча сорап хатлар яза башлый. Россиянең Эчке эшләр министрлыгы бу уңайдан рәсми белдерү белән дә чыкты.

– Шул рәвешле җиңел генә акча эшләргә теләп алдану бик кыйммәткә төшәргә мөмкин, – дип кисәтәләр министрлыкта. – Мошенниклар күбрәк балаларның, үсмерләрнең аккаунтларын кулга төшерергә тырыша. Чөнки аларны җиңел акча эшләү тәкъдиме белән кызыксындыру җайлырак. Әмма шунысын истә тотарга кирәк: әгәр мошенниклар әлеге юл белән җинаять кыла икән, иң беренче чиратта мессенджердагы аккаунтын аларга арендага биргән кеше җавапка тартылачак.

Сүз уңаеннан, мошенниклар үсмерләргә «Пушкин картасы»ндагы акчаны алырга да «ярдәм» итмәкче. Соңгы арада үсмерләргә әнә шундый эчтәлектәге хәбәрләр дә килә башлаган. 200–500 сум акча түләсәң, алар сиңа әлеге картадан акча алу тәртибен аңлаткан инструкция җибәрәчәк, имеш.

– «Пушкин картасы»ндагы акчаларны алып та, аларны башка максатта да файдаланып булмый. Аның ярдәмендә бары тик мәдәни чараларга билет кына алырга мөмкин. Шуңа күрә «Пушкин картасы»ннан акча алырга маташу мошенниклык санала, – диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Мошенниклар хәзер ата-ананың акчасын баласы аша урлый! Барыннан да бигрәк бу кармакка 10–14 яшьлек үсмерләр каба. Киберҗинаятьчелеккә каршы технологияләр эшли торган F6 агентлыгы белгечләре шулай дип кисәтә. Февраль аенда гына да илдә шундый 600 гә якын очрак теркәлгән. Бу, узган елның декабре белән чагыштырганда, 5 тапкыр күбрәк, дип кисәтә белгечләр.

*WhatsApp Россиядә тыелган Meta оешмасына карый.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү