Хезмәтче түгел! Өйдә утыручы хуҗабикәләргә акча түләргә тәкъдим иттеләр

Хуҗабикә булу да – эш. Ә теләсә кайсы эш өчен түләнергә тиеш. Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов өйдә утыручы хуҗабикәләргә акча түләргә тәкъдим итте.

«Без Владимир Жириновскийның 2020 елда әйткән тәкъдименә кире кайтырга телибез. Йорт хуҗалыгын алып бару, гаилә һәм балаларны карау – авыр хезмәт, һәм бу эш минималь хезмәт хакы яки яшәү минимумыннан да түбән булмаган түләүгә лаек», – дигән парламент вәкиле. 2020 елда мондый закон проекты кире кагылган булган. Әмма депутатлар аны, барлык кимчелекләрне исәпкә алып, яңадан Хөкүмәткә тәкъдим итәргә ниятли.

Өйдә утырган хатын-кызга хуҗалык алып барган өчен акча тиешме? Сораштыруыбыз шул хакта.

Сания ӘХМӘТҖАНОВА, шагыйрә:

– Һәр хуҗабикә бу сорауга «әйе» дип җавап бирәчәк. Ләкин мәсьәләнең башка четерекле яклары бар. Әйтик, алар ничә яшькә кадәр хуҗабикә дип санала? Балалары белән өйдә утырып, хуҗалык эшләрен карап, иренә хезмәт күрсәтеп яшәгән хатын-кызларга түләнсә, бик яхшы. Хуҗабикәнең сыйфаты ничек тикшерелә соң? Әйтик, өйдә сериаллар карап, телефонда утырып, йорт-җирен җыештырмыйча, җиңелрәк тормыш алып барган ханымнар да бар бит.

Яшь вакытта бер танышым болай дип зарланган иде: декрет ялында утырганда, дәүләт моңа 15 сум акча түли икән. Үз ихтыяҗларына тагын  иреннән дә акча сораган. Ире: «Сиңа хөкүмәт акча түли, өстеңне дә шул акчадан кайгырт», – дигән. Гаилә бюджеты иренең кулында булган икән аның. Хуҗабикәләргә акча түләү ирләрне үз вазыйфаларын  тиешенчә башкарудан азат итмәсме икән? Ягъни алар: «Сиңа хөкүмәт акча бирә бит, миннән тагын ник акча сорыйсың», – димәсме? Бу тәкъдим әнә шундый сораулар турында уйланырга этәрә…

Искәндәр НУРМИЕВ, медицина хезмәткәре:

– Хатын-кыз бала ялы буенча өйдә утыра икән, аңа акча түләп торырга риза мин. Әгәр дә инде миңа кияүгә чыкканда ук гомер буе өйдә утырырга җыена икән, бу минем кеше түгел дигән сүз. Андый ялкау кешеләр белән аралашмыйм да. Алар белән миңа, рус әйтмешли, «не по пути». Хезмәт хакы түләргә була, әмма кияүгә чыгу коммерцияле килешү түгел бит инде ул. Үз-үзен булдырырга тырыша торган кешеләрне яратам. Хәзерге заманда күпләрне кесә калынлыгы гына кызыксындыра шул.

Айсылу ГАРИПОВА, этикет буенча белгеч:

– Хуҗабикә булу гадәти роль генә түгел. Бу – чын хезмәт. Ул да бик күп вакыт, көч, тугрылык таләп итә. Йорт-җирне алып бару җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә ул бәяләнергә тиеш. Әмма бу мәсьәлә бик күп бәхәсләр уята. Бер яктан, өйдәге эшләрне башкару – табигый нәрсә, тормыш-көнкүрешнең бер өлеше кебек кабул ителә. Шуның өчен акча көтәсе юк та юк кебек. Әмма бу мәсьәләгә башка яктан карарга кирәк. Замана хатын-кызлары бик күп бурычлар үти. Шуңа күрә аларга акчалата ярдәм күрсәтү гаилә бюджетын тулыландырып җибәрү өчен бер мөмкинлек булыр иде. Хатын-кызга еш кына карьера һәм гаиләдәге урыны арасында сайларга туры килә, баланс табарга кыен.

Румия ГАЗИЗОВА, хуҗабикә:

– Өйнең бусагасы – хатын-кызның йөзе, диләр. Хуҗабикәләрнең, чыннан да, эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел бит аның. Хәзер заманалар җиңеләйде, шөкер. Камырны да махсус комбайн баса, идәнне дә робот юа, керне дә кул белән юып мәшәкатьләнеп торыш юк. Шулай да эш кими дип әйтеп булмый. Юкса инде хәзер балалар үстерәсе дә юк, оныклар үскәнен генә күзәтәбез, үзебезгә дигән вакыт та шактый… Күпләр бит өйдәге эшкә «тиеш», «бу – аның вазыйфасы» дип кенә карарга мөмкин. Әмма һәр хуҗабикә хезмәтен бәяләүләрен, күрүләрен, аңлауларын тели. Шуңа мондый тәкъдимне хуплыйм. Хуҗабикәләргә дә хезмәтче итеп кенә карамасыннар.

ФИКЕР

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы:

– Иң элек хатын-кызның Аллаһы Тəгалə биргəн кыяфəтен, нечкə күңел, нəзакəтлелек, ягымлылык кебек сыйфатларын күз алдына китереп, «Бу ни өчен бирелде икəн?» дип сорау куйыйк əле. Шул матурлыгын көн-төн станок артында эшлəп яки төзелештə кирпеч ташып, измə болгатып югалту өченме? Əллə инде иренə – сөйкемле хатын, балаларына ягымлы əни булу өченме? Эштə көн буе норма үтəп, хуҗаларга ярарга тырышып көчəнгəн, телəмəсə дə, елмаеп йөрергə мəҗбүр булган, тəмам эш атына əйлəнгəн ханымнарның өйгə кайткач, якыннарына елмаерлык кəефе яки хəле каламы икəн? Акчаны ир кеше эшлəп табарга тиеш. Хатынны эшкə куып чыгару батырлык түгел, дип уйлыйм. Иң саваплы ризык – хатының сыйлаган ризык. Хəдистə шулай əйтелə.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү