Эшсезлек кими: Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга керештеләр

Республика икътисад өчен квалификацияле хезмәткәрләр әзерли.

Татарстан “Кадрлар” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга керешкән. Проектның төп максаты – республикада квалификацияле хезмәткәрләр әзерләү һәм эшсезлекне бетерү. Бу хакта “KazanFirst” Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Проект 4 төп юнәлешне: “Хезмәт базары белән идарә итү”, “Хезмәт базары өчен мәгариф” , “Мәшгульлеккә ярдәм итү буенча актив чаралар” һәм “Хезмәт кешесе” юнәлешләрен үз эченә ала. “Хезмәт базары белән идарә итү” юнәлеше кысасында биш елга алдан белгечләргә ихтыяҗны фаразлау каралган. Республикада инде 2029 елга кадәр мондый исәпләмәне булдырганнар. Аның нигезендә, тагын 61 мең кешене эшле итү планлаштырыла.

Ә инде “Хезмәт базары өчен мәгариф” проекты, мәктәп балаларына укуларын киләчәктәге эшләре белән бәйләп, карьера юлларын булдыруга ярдәм итәчәк. Моннан тыш университетларда карьера үзәкләрен ачу, фәнни-мәгариф кластерлар булдыру һәм һөнәри стандартларны яңарту күздә тотыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү