Мартта җиденче чакырылыш Дәүләт Советының җиденче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Законга кертелгән үзгәрешләр спорт мәктәпләрендә өстәмә белем алу, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту, шулай ук эшкуарларга салым ташламалары бирү мәсьәләләренә кагыла.
Регионнарга – инфраструктура кредитлары
2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 6-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.
Закон республика законнарын Россия Бюджет кодексына туры китерү максатыннан эшләнгән. Аерым алганда, Россия Федерациясе Бюджет кодексына казначылык инфраструктура кредитлары турындагы яңа 939 статья өстәлгән. Шулай ук бюджет кытлыгының иң чик күләмен һәм Россия Федерациясе субъектының дәүләт бурычының иң чик күләмен алынган казначылык инфраструктура кредитлары суммасына арттыру мөмкинлеге каралган. Россия Федерациясе Бюджет кодексының әлеге үзгәрешләре хәзер Татарстан Республикасы Бюджет кодексында исәпкә алынды.
Муниципаль спорт мәктәпләрендә өлкәннәр дә өстәмә белем алачак
2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 16 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде. Ул дәүләт мәгариф оешмаларында спорт әзерлеге программалары буенча өлкәннәргә өстәмә белем бирүне оештыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләренә кертә. Дәүләт хакимияте органнарына муниципаль мәгариф оешмаларында гамәлгә ашырыла торган спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программалары буенча өлкәннәргә өстәмә белем бирү буенча дәүләт ярдәмен күрсәтү хокукы да бирелде.
Автомобиль юлларының юл буе полосаларын билгеләүгә таләпләр үзгәрә
2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 8-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.
Закон дүртенче һәм бишенче категорияле юлларга карата юл буе полосалары билгеләү кирәклеген таләп итми.
Шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә төбәк яисә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру вәкаләтләре йөкләнгән очракта дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр инспекторлары өчен квалификация таләпләрен билгеләү тәртибе төгәлләштерелгән.
Балалар сәламәтлеге турында кайгыртып
2025 елның 1 мартында «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» Татарстан Республикасы Законы аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану хакында» 7-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.
Федераль дәрәҗәдәге закон белән сатуны тыю билгеләнүгә бәйле рәвештә «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 6 һәм 7 пунктларын һәм 71 һәм 72 статьялары үз көчен югалткан дип танылды, алар нигезендә балигъ булмаганнарга алкогольсез тонусны күтәрә торган эчемлекләрне һәм гражданнарның шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы кергән товарларны ваклап сату рөхсәт ителми, шулай ук балигъ булмаганнарны аларны куллануга җәлеп итү тыела.
Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының күрсәтелгән чикләүләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган 2.19 һәм 2.20 статьялары да үз көчләрен югалткан дип танылды.
Моннан тыш, «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына баланы потенциаль куркыныч булган көнкүреш билгеләнештәге газлы товарлардагы сыекландырылган углеводород газларын яисә аларның парларын сулау аша аларны куллануны пропагандалый йә күрсәтә торган мәгълүматтан яклау турында нигезләмә өстәлде.
Балаларны тискәре мәгълүматтан яклау ниятеннән
2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 4-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.
Канунга кертелгән үзгәреш традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту белән аңлатыла. «Татарстан Республикасында Бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына баланы бала табудан баш тартуны пропагандалый торган мәгълүматтан яклау турында нигезләмә өстәлде.
Чит ил гражданнары тарафыннан балаларны уллыкка алу кагыйдәләре үзгәртелде
2025 елның 3 мартында «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 116 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 3-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.
Республика Гаилә кодексына нигезләмәләр өстәлде, алар нигезендә медицина катнашыннан башка җенесне алмаштыру һәм шәхесне таныклый торган документларга әлеге гражданнарның җенесе турында үзгәреш кертү рөхсәт ителгән дәүләтләр гражданнары булган затлар, һәм даими яшәү урыны күрсәтелгән дәүләтләрдә булган гражданлыгы булмаган затлар балаларны уллыкка (кызлыкка) алучылар, шулай ук опекуннар (попечительләр) була алмый.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга махсус укыту шартлары тудырылырга тиеш
2025 елның 1 мартында «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 15-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.
Закон мәгариф оешмаларына сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид укучыларга белем алу өчен аларның шәхси тернәкләндерү һәм абилитацияләү программасы нигезендә махсус шартлар тудыру бурычын йөкли.
Бер үк вакытта педагогларга укучыларның психофизик үсеш үзенчәлекләрен һәм аларның сәламәтлек торышын исәпкә алу, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга һәм инвалид укучыларга белем алу өчен кирәкле махсус шартларны үтәү бурычы йөкләнә.
Материал Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе ярдәмендә матбугат хезмәте тарафыннан әзерләнде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat