Фәрит Мөхәммәтшин: «Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел»

Кичә Югары Ослан районында узган Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү республика дәүләт хакимияте органнары өчен беренче чираттагы бурыч булып тора, — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, — махсус хәрби операциянең беренче көненнән Татарстанда яклаучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча төрле чаралар комплексы җәелдерелде. Бүген бу эшкә барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җәлеп ителгән. Гуманитар линия буенча да зур эш алып барыла — фронтка, чик буе төбәкләреннән килгән ватандашларыбызга ярдәм күрсәтелә, шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре торгызыла. Әлеге бурычларны хәл итүгә республика тарафыннан 36 млрд сумнан артык акча җибәрелде инде».

Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмаларына, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә, иҗтимагый берләшмәләргә, уртак эшкә ихлас күңелдән һәм йөрәк кушуы буенча зур өлеш кертүче барлык татарстанлыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хокукый якка килгәндә, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, махсус операция башланганнан бирле республиканың 20дән артык норматив хокукый акты – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларын күрсәтү һәм статусны ныгыту мәсьәләләрен җайга сала торган законнар кабул ителгән. Республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, Дәүләт Советы комитетлары һәм депутатлары тарафыннан даими режимда СВОда катнашучыларның хокукларын алга таба киңәйтү һәм яклау мәсьәләләре карала.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, СВО катнашучылары һәм ветераннары һәм аларның якыннарының мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. «Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түшел», — диде парламент җитәкчесе.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү