Татарстан махсус операция башланганнан бирле фронтка 36 миллиард бүлеп биргән

Татарстан Республикасы махсус хәрби операция башланганнан бирле фронтка ярдәм итү өчен 36 миллиард сум  акча бүлеп биргән. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

«Махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – республикабызның дәүләт хакимияте органнары өчен иң беренче чиратта торучы бурыч. Бу хакта Татарстан Республикасы РәисеРөстәм Миңнехановбелән РФ Президенты Владимир Путинның очрашуы барышында да ассызыкланды», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан махсус операциянең беренче көненнән үк хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эшенә кушылды. Гуманитар линия буенча, шулай ук фронтка һәм фронт яны шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү юнәлешендә зур эш башкарылды. 2022 елда Татарстан Лисичанск шәһәрен, ә соңрак шулай ук Рубежное шәһәрен шефлыкка алды.

«Республика махсус операциянең барлык юнәлешләрдәге бурычларын хәл итүгә 36 миллиард сумнан артык акча юнәлтте. Кораллы көчләрнең шәхси составын формалаштыру, хәрбиләргә һәм аларның якыннарына ярдәм итү бурычлары республика муниципалитетлары дәрәҗәсендә хәл ителә», — диlt ТР Дәүләт Советы Рәисе.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү