13-15 мартта Казанда “Илдә кар барсын саклау һәм өйрәнү” дигән халыкара конференция узачак.
Әлеге чара “Экологик иминлек” илкүләм проекты ярдәме белән уздырыла. Конференциядә 12 илдән – Әфганстан, Бутан, Китай, Һиндстан, Казахстан, Киргизия, Монголия, Непал, Пакистан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан килгән белгечләр катнашачак. Катнашучылар арасында исемнәре дөньяга танылган Һиндстаннан Билал Хәбиб белән Кытайдан Кун Ши да бар.
– Кызганыч, соңгы елларда кар барсын саклау проблемасы кискен тора. Фән эшлеклеләре, белгечләр ярдәме белән яңа технологияләр кулланыла, мөмкинлекләр тудырыла. Әмма безгә тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Әлеге чараның төп максаты – бөтен илләрне берләштереп, кар барсын саклау, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
– Бу чарада без кар барсы буенча чит илдәге хезмәттәшләребез белән күрешеп сөйләшә алачакбыз. Очрашуда тәҗрибә уртаклашып кына калмабыз, яңа дуслар табарбыз, хезмәттәшлекне киңәйтербез һәм чит илләргә барып өйрәнеп кайту турында да сөйләшербез. Казан – хезмәттәшлек һәм күрешүләр урынына әйләнә, – ди “Ирбис” кар барсларын өйрәнү һәм саклау үзәге Төбәкара Ассоциациясе җитәкчесе Дарья Петрова.
– Казанда узачак конференция бөтен илдән килгән катнашучылар белә бергә сөйләшү мөмкинлеге бирә. Без кар барсын саклау буенча халыкара элемтәләрне тагын да ныгытачакбыз. Татарстан Рәисенә безгә Казанга җыелу ммөкинлеге биргән чөен рәхмәтебезне җиткерәм, – ди Кыргызстан Республикасының Кар барсын һәм экосиситемаларны саклау буенча глобаль программасы секретариаты җитәкчесе Чынгыз Кочоров.
14 март көнне әлеге чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat