Россия Президенты Курск төбәгендә киңәшмә уздырган һәм Кораллы көчләр Генераль штабы җитәкчесенең докладын тыңлаган.
Владимир Путин кичә хәрби киемнән Курск өлкәсендәге хәрбиләр төркеме белән идарә итү пунктында булган. Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов Президентка Россия гаскәрләренең Курск өлкәсендә дошман басып алган мәйданның 86 проценттан артыграгын азат итүләре, кайбер урыннарда Сумы өлкәсенә чыгулары турында сөйләгән. Соңгы биш көн эчендә Россия гаскәрләре Курск өлкәсендә 24 торак пунктны һәм 259 кв.м. мәйданны азат иткән. Путин белдергәнчә, Курск өлкәсенә бәреп кергән дошманны кыска гына вакыт эчендә тулысынча тар-мар итәргә һәм дәүләт чиге буйлап иминлек зонасын булдырырга кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat