Төп таләпләр арасында – Украинаның НАТОга керүеннән баш тартуы, Украина территориясендә чит илләр гаскәрләрен урнаштыруны тыю.
Россия АКШка Украинадагы конфликтны туктату һәм ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу турыныда килешүгә ирешү өчен кирәкле таләпләр исемлеген тапшырган. Бу хакта “RT” Reuters мәгълүматларына таянып яза.
Соңгы өч атнада Россия белән Америка вәкилләре арасында шәхсән, шулай ук виртуаль сөйләшүләр булган. Төп таләпләр арасында – Украинаның НАТОга керүдән баш тартуы, Украина территориясендә чит ил гаскәрләрен урнаштыруны тыю, шулай ук яңа территорияләрнең Россиянеке булуын тану.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat