Танылган тренер Зиннәтулла Билалетдиновка 70 яшь тулды

“Ак Барс” хоккей клубының элекке баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновка бүген 70 яшь тулган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Ул, хоккейчы буларак, 1973-1988 елларда Мәскәүнең “Динамо” командасы өчен уйнаган. Команда белән 7 тапкыр СССР чемпионы исеменә лаек булган, бер тапкыр ил Кубогын яулаган һәм Советлар Союзы җыелма команда составында Кышкы Олимпия уеннарында җиңгән.
Хоккейчы карьерасын тәмамлаганнан соң Билалетдинов “Ак Барс”, Мәскәүнең “Динамо”, Швецариянең “Лугано” хоккей клублары тренеры, Россия җыелма командасы тренеры булган. Аның командасы биш тапкыр Россия чемпионы исемен, 3 тапкыр Гагарин кубогын яулаган, шулай ук 2012 елда дөнья чемпионатында җиңгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү