Камал театрында зур вакыйга – Җәүдәт Фәйзи һәм Таҗи Гыйззәт иҗат иткән «Башмагым» музыкаль комедиясенең премьерасы булды. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы спектакль шактый үзенчәлекле, бик тә музыкаль һәм урыны белән көтелмәгән мизгелләргә бай килеп чыккан.
80, 100, 115…
2025 елда татар музыкаль театры берьюлы берничә мөһим юбилеен билгеләп үтә. Быел беренче татар балеты «Шүрәле» куелуга – 80, беренче татар операсы – «Сания» язылуга – 100, «Башмагым» легендар музыкаль комедиясе авторы Җәүдәт Фәйзи тууга 115 ел тулды. Шуны да искәртергә кирәк: «Башмагым» – татарлар өчен яңа булган оперетта жанрында Татар дәүләт опера һәм балет академия театры өчен махсус язылган тәүге әсәрләрнең берсе. Гаҗәеп матур музыкасы, мавыктыргыч сюжеты, үткен шаяртулары белән ямьле булган әлеге спектакль озак еллар опера театры сәхнәсеннән төшмәгән. Аңа шулай ук драма театрлары да әледән-әле мөрәҗәгать иткән. Аны сәхнәләштерү өчен төп шарт – театрда җырлый белә торган артистлар булуы.
«Ситдыйк Айдаров, Сара Садыйкова, Галия Кайбицкая сәхнә тоткан чак искә төште…»
Камал театрында шактый киң кырлы һәм универсаль артистлар эшли. Аларның күпчелеге җырлап та, биеп тә бирә ала, көлдерә дә, елата да. Театр репертуарында музыкаль бизәлешкә аерым урын бирелгән спектакльләр җитәрлек. Әмма опера сәхнәсе өчен язылган әсәрне кую өчен зур талант һәм профессиональ әзерлек кирәк. Өстәвенә академия театрына үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү килешми. Камал театрының исә бик матур җырлый белә торган артистлары да, югары профессиональ оркестры да бар.
Миңа спектакльнең нәкъ менә музыкаль өлеше аеруча көчле булып күренде. Бу җәһәттән Камал театры оркестрын һәм аның җитәкчесе Данияр Соколовны чын күңелдән котларга була. Раил Шәмсуаров (Галимжан) һәм Рәйхан Габдуллина (Сәрвәр) башкарган партияләр шулай ук таң калдырды. Аларның башкаруы төгәл, төсмерләргә бай булуы, милли колоритны җиткерә алуы белән аерылып тора. Хәтта татарларда театр белән музыка бер юлдан барган, драма театры сәхнәсендә Ситдыйк Айдаров, Сара Садыйкова, Галия Кайбицкая балкыган чор искә төште…
Шуны да әйтергә кирәк, Камал театры һәрвакыт пьесаны традицион рәвештә кую белән генә чикләнмичә, аның ниндидер актуаль, моңарчы күрсәтелмәгән якларын табарга, уйланырга мәҗбүр итә. Узган гасырның 40 нчы елларында язылган әсәргә мөрәҗәгать итеп, спектакльнең иҗат төркеме аны яшь тамашачыга якын һәм аңлаешлы итеп үзгәртергә тырышкан, өстәмә детальләр кертеп җибәргән. Бу яңалыкларның кайсыдыры уңышлы, кайсыдыры уңышсыз килеп чыккан.
Уңышлар һәм ялгышлар
Уңышлыларын санаганда, мин Җиһан (Ләйсән Рәхимова) образын атар идем. Ул күпкә заманча, җанлы, шаян килеп чыккан. Ләйсән Рәхимованың сөйкемлелеге, музыкальлеге, импровизация сәләте аны бу рольдә аерып тора. Аның бик табигый рәвештә классикадан рэп жанрына күчкән мизгелләре үзенчәлекле концерт номерлары буларак кабул ителә.
Яшь кызларның Кабан күленә төшерелгән пароходны карарга барган сәхнәсендә без бүген еш очрата торган самокатлар, велосипедлар күрәбез. Бу деталь исә чорлар арасындагы элемтәне, төрле вакытта яшәгән яшьләрнең шуклыгын, балалыгын күрсәтә.
Мафиоз кыяфәтле себер сәүдәгәре Зыяның (Минвәли Габдуллин) байларныкы сымак кара эшләпә, кыйммәтле кәчтүм-чалбар киеп, тән сакчылары белән уратып алынган хәлдә килеп чыгуы да шактый көтелмәгән булды. Бу урында вакыйгалар бөтенләй башка якка борылыр төсле иде. Әмма тышкы кыяфәтеннән кала, сәүдәгәрдә берни үзгәрмәгән. Шуңа да аның тышкы характеристикасы белән үз-үзен тотышы кисешми.
Әлеге спектакльнең костюмнар буенча рәссамы Марина Марьянич үзенең иҗадилыгын күрсәткән. Җиһанның зәвыклы киң итәк-чалбарлары, чуар башлыгы, өлкән буынны уйнаучыларның бик яхшылап уйланылган кием-салымы, тән сакчыларның униформасы игътибарны җәлеп итә. Аларның костюмнары бик кызыклы булып тоелды. Ә менә яшьләрнеке ошап бетмәде. Татар милли киемнәре өчен артык ачык төсләр, безгә хас булмаган силуэтлар заманча сувенир продукциясен хәтерләтте. Шул костюмнары аркасында кызлар җансыз курчаклар кебек иде. Режиссер исә бу детальне файдаланмыйча калмаган иде: ул кызлардан бер мизгелгә скульптура ясады. Егетләрнең кием-салымы исә тагын да заманчарак иде. Алардан бөтенләй дә ал төстәге букча аскан курьер ясап куйганнар.
Бүгенге яшьләрнең нинди булуын күрсәтү максатыннан, бу алым массовка өчен махсус эшләнелгән дип уйласак та, геройларны үзенчәлекле итеп, драматург һәм композитор тудырган образларга туры китереп киендерергә кирәк иде. Аларның образлары бик үзенчәлекле бит. Җырлаганда аларның рухи матурлыгы, хисләренең көче, борчуларының тирәнлеге күренә. Ә җырлап бетерүгә, безнең алда янә «пешмәгән», башкалардан бөтенләй аерылмый торган геройлар пәйда була. Сәхнәдәгеләр арасында игътибарны бик зәвыклы киенгән Фәхрия (Алсу Каюмова), Гыйльми (Гөлчәчәк Хәмәдинурова) җәлеп итеп тора. Алар янында Сәрвәр (Рәйхан Габдуллина) югалып кала. Мин моның белән килешә алмыйм.
Асылда – кешелеклелек
Җитмәсә, текстта да шактый үзгәрешләр бар. Спектакльдә Сәрвәр Галимҗанны тәүге тапкыр күрә, кияүгә чыгарга да яратып түгел, чарасызлыктан ризалаша. Ә оригиналь пьесада ул аны инде күптән ярата, гәрчә үзенә килгән хатларның аннан булуын белмәсә дә. Миңа калса, бу образны көчсезләндергән һәм спектакльнең эчтәлеген тамырдан үзгәрткән.
Галимҗан белән Сәрвәр җиңел акыллы үсмерләр түгел. Галимҗан – үзен халыкка белем бирүгә багышлаган, укытучылар мәктәбен тәмамлаган егет. Сәрвәр – авырлыклардан курыкмыйча, искергән традицияләргә каршы чыккан батыр кыз. Асылда әлеге әсәр кешеләрнең җаны булуы, мәхәббәт һәм ирекнең байлыктан мөһимрәк икәне, һәркемнең үз язмышын үзе хәл итәргә хакы булуы турында. Нәкъ менә шушы кешелеклелек рухында сугарылган идеясе аркасында популярлык казанган да инде ул. Менә кем әйтә, хәзерге яшьләргә бу фикерләр якын түгел, дип? Бәлки, авторның идеясе безнең көнгә аваздаш түгелдер, әмма афишада Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең исемнәре тора – шуны онытмаска кирәк.
Спектакльдә традицион образлар да бар. Әйтик, Кәрим бай һәм гаиләсе. Радик Бариев өчен Кәрим байны бенефис роль дип тә ата идем мин. Нәкъ менә күңел кичерешләре спектакльдә алгы планга чыккан. Ул көлдерә дә, жәлләтә дә. Шушындый ук рухта уйнаучылар – Алсу Каюмова (Фәхри), Гөлчәчәк Хәмәдиярова (Гыйльми), Фәнис Сафин (Гаффар), Илнур Закиров (Вафа). Шымчылар да (Рамил Вәҗиев һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев) – бик комик образлар.
Спектакльнең ахыры символик мәгънәгә ия: пыяла капкач астында зиннәтле башмаклар җемелди. Көндәлек тормышта киеп йөрер өчен алар артык кыйммәтле, нәзберек. Нәкъ безнең мәдәни байлыгыбыз кебек: без яши торган базар мөнәсәбәтләренә корылган, прагматик чор өчен артык даһи, рухи идеаллар белән сугарылган, кул җитмәслек. Аны нишләтергә соң? Сакларга һәм сокланырга. Аның белән горурланырга һәм кайчандыр ирешелгән гуманистик казанышларның барысы да югалып бетмәгәнлегенә өметләнергә.
Айгөл Габәши,
Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать
белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat