Идел буе төбәкләренең яшь парламентчылары рух һәм әхлак турында сөйләште

 Ульянда федераль округ төбәкләрендәге дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, яшьләрне мәдәни-агарту проектларына гына түгел, спорт проектларына да җәлеп итү мөһим. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанда инде биш елдан артык Мәктәп волейбол лигасы эшли, ул республиканың барлык районнарында гомуми белем мәктәпләрендә укучы 36 меңләп укучыны берләштерә. «Балаларны урамнан алып керергә, спорт белән мавыктырырга кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу тәрбия дә, физик әзерлек тә, сәламәтлек тә, ватанпәрвәрлек тә, сыйныф, мәктәп, шәһәр яки район өчен горурлык та. Без проектыбызның Идел буе округында хуплануын телибез».

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев Фәрит Мөхәммәтшинның фикерен хуплап, бу хакта студентлар һәм мәктәп мохитендә спортны үстерүгә багышланган округ утырышында аерым сөйләшергә тәкъдим итте. Чуваш Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов шулай ук авыл яшьләренең традицион округ слетлары кысаларында волейбол ярышлары уздырырга тәкъдим итте.

Татарстанның яшь парламентарийлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм кысаларында берничә масштаблы проект әзерләгән. Аерым алганда, «Җиңү варислары. Бүген Ватанны саклаучылар» төбәкара иҗади эшләр конкурсы игълан ителгән инде. Анда Татарстан гына түгел, ЛНРдагы Лисичанск белән Рубежное шәһәрләрендәге мәктәпләрдә, махсус урта уку йортларында укучы яшьләр дә катнашачак. Җиңүчеләр Казанда һәм Мәскәүдә узачак Җиңү парадларында катнашырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү