Авылда үскән безнең чордашлар арасында балачакта ата каз, әтәч таламаган кеше калмагандыр ул. Калса да, бик сирәктер. Талау да төрлечә була шул. Кайберсен үзең генә түгел, башкалар да гомер буе онытмый.
Бергә уйнап үскән күрше кызы күп еллар инде инсульт нәтиҗәләре белән көрәшеп яши. Быелга кадәр әле урамда җайлап булса да йөргәли иде. Кәефе еш кына үзгәреп торса, авырдан сөйләшсә дә, мине күргән саен ул: «Сине әтәч талаган иде, име, – ди. – Зу-ур ак әтәч». «Зур»ны гел шулай сузыбрак әйтә. Бу кышны инде ул урынга калды. Хәл белергә кергәч тә, беренче сүзе: «Сине әтәч талаган иде, име»… булды.
Гадәттәгечә мин дә: «Ие шул», – дим. Моннан кимендә илле ел элек булган вакыйганы мин дә хәтерлим. Әтәчнең зурлыгы һәм төсе генә онытылган.
Ул чакта әле бездән соң тыкрыкта шактый иркен урын бар иде. Ярты авылның бала-чагасы шунда мәш килеп уйный. Менә шул тыкрык башында тузанга сузып салып талаган иде әтәч. Куркып йөгергәндә сөртенеп егылганмынмы, әтәч өскә сикергәч, ауганмынмы, анысын хәтерләмим. Әмма әниләр өйрәткән буенча, йөзне каплап ятканым истә. «Әтәч кешенең күзенә сикерүчән, күзегезне саклагыз, чукып ала күрмәсен», – дип, әйбәт инструктаж бирә иде алар безгә. Әтәчтән курку гомерлеккә калды. Әле дә урамда сәеррәк карап торган әтәч күрсәм, шикләндерә…
Дөрес, хәзер инде урамда тавык-әтәчләр элекке кебек күпләп, иркенләп йөрми. Тик таларга, куркытырга үзеңнеке дә ярап тора. Балачактагы кебек, себерке-таяк белән ыскытып, тып-тыныч әтәчләрне дә талый-чукый торганга әйләндерүчеләр булмаса да (безнең чор бала-чагасының иң яраткан шөгыле иде ул), хәзер дә ара-тирә холыксыз әтәчләр очрап куя. Соңгы алган әтәчебез дә карап торышка тыныч кына кебек. Кайчакта ул чыннан да ипле-тәртипле. Әмма ашарга салганда яки, берни уйламыйча, йомырка алганда кинәт һөҗүмгә күчә торган гадәте бар. Берчакны ашарга биргәндә, очып кунарга талпынганын күреп, җан көчемә кычкырып җибәргән идем, әтәчем, минем тавыштан куркып, әйләнеп барып төште. Күптән түгел әтәч тагын характер күрсәтеп алды. Бу юлы да кычкырган идем, егылмады шул, күрәсең, инде минем тавышка иммунитет барлыкка килгәндер. Алай да, таламады…
Чаңгылар… кыш көтә
Гомер булмаганны, быел беренче кар явуга ук, чаңгыларны ишегалдына – күз каршына ук чыгарып, карга кадап куйдым. Янәсе, берничә ел инде чаңгы шуган юк, быел, һичшиксез, чыгабыз. Декабрьдә әле кар йомшак, әле буранлап тора дип, әле беребез, әле икенчебезнең ул көнне чаңгы шуарга чыгасы килмичә уздырган идек. Ис китмәде, кыш озын әле, янәсе. Тик декабрь дә үтте, гыйнвар да… Чаңгылар урыннан кузгалмады. Шумаска сәбәп гел табылып торды. Таныш-белешләр: «Менә нәрсәгә быел кыш булмаган, кар яумаган икән», – дип тә, «Чаңгыларыңны кертеп куеп кара әле, бәлки, кар явар», – дип тә шаяртты. Тик аңа карап, чаңгыларны кертеп куймадык, алар әле дә шунда. Инде ул урында кар да бетте. Әмма ашыкмыйм әле. Бер елны, балалар мәктәптә укыган чакта, апрельдә шуган идек. Мине өметләндереп, фараз бирүчеләр дә, март карлы, салкын булачак, дигәннәр иде бит. Тик фаразлары гына чынга ашмаска охшап тора. Урамда температура плюс булса да, фараз бирүчеләр үзләре дә март-апрель аномаль җылы була икән дип, сүзләрен үзгәртсәләр дә, өметне өзмим әле…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat