Йортлары бар, кешесе юк, ә этләре өрә. Без барганда Кукмара районының Октябрино авылында капкалар бикле иде. Беткән авылда башканы көтәсе дә юк. Мондагы тугыз йортның икесендә нибары өч кеше яши. Авыл урамын әйләндек тә кире үз юлыбызга кузгалдык. Тик күрдем дә киттем, дип калдырасы килмәде. Сәяхәтнең калган өлешен телефон аша кылдык. Гасыр кичкән авылның язмышы тарих битләрендә генә калмасмы?
Сагыш баскан
«Элек егерме йортлы авылда бүген бер генә кеше яши. Васыйл абый һәрчак өендә ул. Кайчан барсагыз да, табасыз сез аны», – дигәннәр иде. Әмма алай булып чыкмады. Кирәк-яракка күрше авылдагы кибеткә киткәндер дип көттек башта. Телефон тотмый, чөнки элемтә начар. Аны көткән арада урамны урадык. Сагышы тирән. Урман янәшәсендә булуы үзенә күрә бер ямь өсти. Йортлары әйбәт, әмма искеләре дә бар. Җәйгә дачниклар кайта. Авылның иң матур урыны – самавыр-чишмә урнашкан җир. Милли бизәкле булуы белән күңелгә якын ул. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны да онытмаганнар. Алар истәлегенә һәйкәл куелган. Бу авылда беркайчан да кибет, клуб, китапханә, мәктәп булмаган. Зираты да юк, мәрхүмнәрне күршедәге Өркеш авылында җирлиләр икән. Бәрәңге сала торган базлары да ишелмәгән әле. Су кереп, интектергәч, һәркем өеннән читтәрәк казыган аны.
– Бер нәрсәсе булмаса да, риза идек без. Мәктәбе, кибете, беренче ярдәм күрсәтүчесе булмаганга да аптырамадык. Ничек бар, шулай кабул иттек… Таллар шавы да колакта әле. Алар давылда шаулый иде, гөрселдәп ауганнары да булды. Ә хәзер авыл үзе шул агачлар хәлендә, – ди шушы авылда туып үскән Фидания ханым. – Без үскәндә тугыз йорт иде. Балалары шәһәр һәм районнарга киткән әби-бабайлар яшәде анда. Җәй көне бар йортка да бала-чага күп кайта, урамнар гөрләп тора иде. Мал-туарны, каз-үрдәкләрне күп асрадылар. Балалары печән чабарга, бәрәңге алырга булышты. Өч күл бар иде. Анда мунчала да чыгардылар…
Хәзер инде бу истәлекләрне сагынып сөйләргә генә калган. Ялгызы яшәгән әниләрен дә беренче мәлдә кыш чыгарга алып килсәләр, хәзер инде ул да, үзе бик теләмәсә дә, Казан кешесенә әверелеп бара. Шулай да Фидания ханымның Кукмарада яшәүче абыйсы Илдар Фәләхетдинов авылга эзен суытмый әле. Авыл бетмәсен дип, булдыра алганча ярдәм итеп тора икән. Юлларын рәтләгән, йортларга су кертергә булышкан. Күлен тазартып, балыклар җибәргән. Теге милли самавырны да куючы ул икән. Аны авылга кайткан кешеләргә эчәргә су булсын дип урнаштырган. Ташландык коены яңартып, Фатыйма әбисенең исемен биргән. Авыл өчен тырышкан, көчле хатын булган ул. Ире сугышка киткәндә алты баласы белән калып, барысын да аякка бастырган. Колхоз сепараторы белән халыкның табынын ризыклы иткән. Әбисе рухы шаттыр, мөгаен. Һәйкәл исә – сугышта шәһит иткәннәр истәлеге. Бу эштә сеңлесе Фидания әңгәмәшебезнең дә өлеше зур.
– Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматны җыйдым. Тыл хезмәтчәннәренең дә берсен дә калдырмадым. Барысын да татарча яздым. Татар авылында һәйкәлләргә русча язуны бөтенләй аңламыйм. Язсаң, исемен дә тутырып яз инде. Оныклары да белмәячәк бит аны, – ди Фидания Лерон.
Кая китәсең?
Ә теге ике йортның берсендә Түбән Камадан кайтып төпләнгән әниле-уллы бер гаилә яши. Һавасы саф, табигате матур дип, 20 ел элек үк күченгән булганнар. Рәйсә әби инде туксанынчы дистәсен ваклый. Хәле какшап тора, дигәч аның белән аралашып булмады.
60 яшьлек Васыйл Минһаҗевны авылның патриоты дип йөртәләр. Туган көне дә 9 майда. Ватанпәрвәр булуында шуның да хикмәте бардыр, бәлкем. Заманасында Кукмарада зоотехник булып эшләгән. Әти-әнисе авыргач, аны тәрбияләргә кайткан. Аларны кадер-хөрмәттә яшәтеп, соңгы юлга озаткан. Өйләнеп караган, әмма барып чыкмаган.
– Үземә генә яшәү күңелсез түгел. Яшисең, кая барасың? Бер ияләшкән нигезне ташлап китәсе килми шул. Яшьләр китте, авылда калмады бит. Эш булмагач, бетә инде авыл. Сабан туе да үтми, – ди ул. – Көн бик тиз үтә. Ашарга пешерәм, кар көрим… Кирәк-яракка кибетләргә барып кайткалыйм. Өйдә генә утырмыйм. Умарта асрыйм. Узган ел 40 баш иде, җәй көне кортларның яртысы үлеп бетте. Балны кеше үзе сорап килә. Табигать бик матур бит, уңышы да тәмле, – ди ул.
Урман янәшәдә булгач, кыргый хайваннар да очрап тора. Пошилар элегрәк күлгә су эчәргә килгәләгән. Аюлар умарталарны җимергәләп китә икән. Мараллар да бар. Куян эзләре дә күренә. Төлкеләр кайчак азык эзләп урамда да йөргәли.
Соңгы сүз
Октябрино авылы юк-бар авыл түгел. Заманасында әлеге урыннар Нократ Аланы баеның да күзен яндырган. Анда үз утарын булдырган. Тик революциядән соң бар байлыгы колхоз кулына калган. Күрше Өркеш авылында яшәүчеләр исә мондагы шартларга кызыгып шушы җиргә күченеп килә. Менә шулай барлыкка килә Октябрино.
Фидания ханым авылга ясин чыгу иртәрәк дип саный. Әгәр дәүләт ярдәме булса, ник яшәмәсеннәр әле кечкенә авыллар!
– Яшь гаиләләргә йорт төзелсә, эш урыны булса, алар күченеп килер иде. Әти-әниләр балаларын аякка бастырасы, укытасы бар дип шәһәргә күченә. Мәктәпсез авылда яшәп булмый. Башта – мәктәп, аннан эш урыны кирәк. Мөмкинлеге булса, чыгып та китмәсләр иде, бәлкем. Һәркем дә бәхет эзләп чыгып китә, әмма соңыннан гына бәхетнең туган җирдә икәнен аңлыйбыз, – ди ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat