Татарстан мөфтие Кадер кичен ничек билгеләргә кирәклеген аңлатты

Кадер кичен билгеләү өчен һәр көн ураза тотарга һәм ул төн җиткән кебек гыйбадәт кылырга кирәк, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте телеграм-каналында.

«Әлбәттә, риваятьләрдә, пәйгамбәр хәдисләрендә ул бу төнне Рамазанның соңгы 10 көнендә эзләгән, дип әйтелә. Башка риваятьләрдә бу җепсез төн диелә. Ягъни бу төннең соңгы ункөнлектә, Рамазанның соңгы 10 көнендә булу ихтималы зуррак», — ди мөфти.

Аның сүзләренчә, бу төнне Рамазанның соңгы 10 көнендә аеруча тырышып гыйбадәт кылучылар каршы алачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү