Кыш озату. Язның иртә килүе нәрсәне аңлата?

 

Һава торышының кыланмышларына күнегеп киләбез, ахры. Кыш быел аеруча тыйнак булды, аның каравы яз ялындырып тормады. Яз иртә килеп, кояш нурларының җылытуы, бер яктан, күңелне күтәрсә дә, уйланырга сәбәп бар. Бигрәк тә авыл кешесенә. Мондый яз артыннан нинди җәй көтәсе? Суыклар әйләнеп кайтырмы? Игенчеләрне ни борчый? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Һәр нәрсәнең үз вакыты

Балтач районының Алан авылында яшәүче Хәлим Кәримов чын яз җитүен бал кортларының ояларыннан чыгуыннан һәм үрдәкләрнең йомырка сала башлавыннан белә.

– Авылга кара каргалар килде, күлләвекләр ага, елгалар ачылды. Бүген төнлә яңгыр явып узды, карларны да урыныннан кузгатып, шактый киметте, шулай да кар күп әле бездә, бар дөнья ап-ак. Чыннан да, язның елдан-ел иртәрәк килүе сизелә. Ләкин шул ук вакытта, табигать барыбер үз җаен ала, көннәр дә ашыгып җылытмый. Мартта кояш җылыта дисәк тә, табигать барыбер  апрельдә генә уяна. Моны хайваннар, кош-кортка карап чамаларга да була. Көн җылы, су чыкты дип, үрдәкләр дә йомырка салырга ашыкмый бит. Алар да үз вакыты җитеп кенә аталана. Кортлар да ояларыннан көннәр тәмам җылынгач кына чыга башлый. Ә болай безнең авылда яз килүне белми калу мөмкин түгел. Авылга керә торган юллар да, эчендәгесе дә бик начар. Саз ерып йөрүләр башланды, димәк, яз килде, дигән сүз, – ди ул.

Чирмешән районының Туймәт авылында яшәүче Рамил Кәримов та, табигать барыбер үзенекен эшли, дип саный.

– Быел кар юклыктан зарландык. Ә бит бик карлы кыш узган ел гына булды. Аңа кадәр дә карның бик күп булганы юк иде, – ди ул. – Мин 9 ел колхоз рәисе булып эшләдем. Авыл хуҗалыгында табигать үзгәрешләре аеруча нык сизелә. Кайвакыт яз иртәрәк килде дип, кырга ашыгып чыгасың да, кабаттан кар ява, суыклар килә. Кайвакыт, киресенчә, һава торышы яхшыргач, менә-менә бетәләр дигән игеннәр дә күтәрелеп китә. Табигатьне алдан фаразлау бик кыен, мондый үзгәрешләр вакытында бигрәк тә. Бер карасаң, яз да ашыгып килә төсле түгел. Үз вакыты белән бара. Бездә әле ап-ак кар ята, башка елларда 8 Мартта җирдә чыпчык коенырлык су була торган иде, быел анысы да юк. Ә менә яз җитүен хәбәр итүче каргалар инде сәлам бирергә өлгерде.

Җәй эссе булачак

Метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафина әйтүенчә, тәүлеклек уртача температура 0 градустан югарырак күтәрелсә, метеорологик яз (ягъни чын яз) килгән булып санала.

– Безнең төбәктә мондый һава торышы март ахырларында булырга тиеш. Ләкин быел яз иртәрәк килә, инде берничә көн табигатьтә чын яз билгеләре күренә, – ди ул. – Без гел Җир шарының уртача глобаль температурасы акрынлап үсүен әйтәбез. Температураның күтәрелүе кар һәм бозларны иртәрәк эретә, бу исә Җир өслеген, атмосфераны тизрәк җылыта. Нәтиҗәдә, язгы күренешләр дә иртәрәк башлана. Быел кышын кар болай да әллә ни күп яумады, шуңа күрә кар катламы узган еллардагыга караганда алданрак эреп юкка чыгарга мөмкин. Якынча ике атнага алданрак – апрель башларында ук эреп бетүе ихтимал.

Метеоролог сүзләренчә, атна ахырында көннәр тагын да җылытып җибәрәчәк: һава температурасының 12 градуска кадәр күтәрелүе күзәтелә. Хәзерге вакытта Татарстандагы һава температурасы 8–10 градуска югарырак, яңгырлар да күп явачак. Шуннан соң температура бераз төшәчәк, әмма барыбер нормадан югарырак булачак.

Казан федераль университеты профессоры, климатолог Юрий Переведенцев та хезмәттәшенең сүзләрен куәтләде. Аның фикеренчә, һава торышында үзгәрешләр елдан-ел тизләнә. Быел да яз бер декадага иртәрәк киләчәк, кар тиз эреп бетәчәк, ә инде апрельдә безне чын җылы, хәтта җәйге температура көтәчәк, ди ул.

– Мондый җылыну тенденциясе чыннан да бар. Һәм бу – бер Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә хас күренеш, – ди галим.

Мәскәү синоптигы Александр Шувалов та республика синоптикларының сүзләрен кире какмый. Россия Гидрометеорология үзәге күрсәткечләре буенча, быелгы җәй бик эссе булырга охшап тора, дип фаразлый ул.

– Җылы кыштан соң (2024/2025 сезонның кышы бик җылы булды), кагыйдә буларак, гадәти яки эссе җәй килә, салкын сезонны көтәргә дә кирәкми. Моннан тыш, күпьеллык күзәтүләрдән чыгып әйткәндә, Россиянең Европа өлешендәге уртача күрсәткечләр күтәрелә, аномаль эссе җәй гадәтигә әйләнә, – ди ул.

Шунысы кызык: узган 2024 ел тарихта иң эссе ел буларак калачак. Җир шарындагы уртача глобаль температура 1,6 градуска кадәр күтәрелгән. Аерма зур булмаса да (0,1 градус), мондый үзгәрешләр кеше организмына бик нык тәэсир итә, ди синоптиклар. Бездә исә температура рекорды яңару гадәти хәлгә әверелде.

Яраклашу

Табигать үзгәрешләрен авыл хуҗалыгында аеруча нык сизәләр, чөнки аграрийларга барысын да исәпкә алып эшләргә туры килә.

– Бүген уҗымнар яхшы хәлдә, ләкин иң куркынычы – җылытып, салкыннарның кире әйләнеп кайтуы, – ди Арча районы агрономы Марат Вахитов. – Мин 1992 елдан бирле эшлим. Барысы да күз алдында. 2020 елның язы бик иртә килде дип хәтердә калган. Мартта инде уҗымнарны тукландыруга чыккан идек. Ләкин барыбер яз иртә килде дип, чәчүгә апрель ахырыннан да иртәрәк чыгып булмый. Шуңа күрә бездә яз иртә килгәнгә сөенү юк. Кырларда кар бар әле, җир өсте ачылмаган. Тик көннәр болай торса, озак ятмаслар.

Тәҗрибәле агроном әйтүенчә, табигать шартларының үзгәрүе хуҗалыкларның эш тәртибенә дә яңалыклар керткән. Әйтик, соңгы елларда республикада җылы якка хас булган соя, көнбагышны күпләп игә башладылар. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге культуралар хуҗалыкларга саллы гына табыш китерә.

– Аларны 1990–1992 елларда бер тапкыр чәчеп караганыбыз бар иде, ләкин үстереп булмады, чөнки еллар салкынрак килде. Дөрес, хәзер аларның сортлары да үзгәрде, ләкин техник культураларны барыбер үстереп, җыеп алырга өлгерәбез. Элек Сабан туйлары җиткәндә гел яңгырлы була торган иде. Хәзер июнь һәм июльдә – иң кирәк чакта – яңгырлар яумый бит. Көз дә коры килә. Шуңа күрә аңа яраклашырга тырышабыз. Табигать шартларын исәпкә алып, көзге культураларны күбрәк чәчеп калдырырга тырышабыз. Чөнки алар кышкы, язгы дымны күбрәк кулланып кала. Узган ел, әйтик, уҗымнар бик әйбәт кышлады. Андый елны үз гомеремдә бер тапкыр да күргәнем юк иде, – диде Марат Вахитов.

Кошлар да иртәләде

Авыллардан кара каргалар һәм сыерчыклар кайтуы турындагы хәбәрләр килеп иреште инде. Димәк, яз хәбәре тәгаен килеп ирешкән, дигән сүз.

– Кошлар да климат шартларына бик бәйле, алар аша шактый мәгълүмат алып була, – ди орнитолог Илгизәр Рәхимов. – Соңгы елларда аларның җылы яклардан хәйран иртәрәк кайтуын күзәтәбез. Шунысын белеп тору кирәк: кошлар барысы да бер вакытта кайтмый. Әйтик, иң алдан – төрле азык белән тукланучы кара карга, сыерчык, тургай, кызылтүшне күрербез. Быел кара карга һәм сыерчыклар кайтып җитте инде. Икенче төркем – сулыклар тирәсендә яшәүче кошлар (акчарлак, үрдәк). Алар гадәттә апрель башында кайталар иде. Быел без аларны тагын да иртәрәк көтәбез. Өченче төркем апрель ахыры – май башында гына кайта. Болар – бөҗәкләр белән туклана торган сандугач, кара керәшә, карлыгач.

Орнитолог әйтүенчә, кошларның тән температурасы – 42 градус. Алар 30 градуслы суыкларда да туңмый. Шуңа күрә кошларның күпчелеге җылы якларга туңудан куркып түгел, ә азык булмаганнан китә.

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү