Игътибарсыз калмасыннар! МХОда катнашучыларга ярдәм турында сөйләштеләр

Игътибарсыз калмасыннар! Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм турында сөйләштеләр.

Чара Югары Ослан районында узды. Очрашу урыны очраклы түгел. Тик бу хакта соңрак. Утырышта төп ярдәм чаралары турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү республикада дәүләт хакимияте органнары өчен төп бурыч булып тора, – диде ул. – Махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк Татарстанда Ватанны яклаучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына булышуга бәйле чаралар комплексы эшләнде. Гуманитар юнәлеш буенча да зур эш алып барыла. Фронтка, чик буе төбәкләрендә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтелә, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре торгызыла. Республика тарафыннан төрле юнәлешләр буенча 36 миллиард сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

Фәрит Мөхәммәтшин уртак эшкә чын күңелдән өлеш керткәннәре өчен, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмаларына, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә, иҗтимагый берләшмәләргә, барлык татарстанлыларга рәхмәт әйтте. Парламент җитәкчесе шуны да искәртте: СВОда катнашучылар, ветераннар һәм аларның якыннары белән эшләү – мөһим бурыч. «Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калырга тиеш түгел», – диде ул.

Югары Осланга әйләнеп кайтыйк. Билгеле булганча, район башлыгы Евгений Варакин республика вице-премьеры статусында ике ел дәвамында Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрне торгызу эшләренә җитәкчелек итте. «Югары Ослан районы һәм бөтен республика, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына һәрьяклы ярдәм күрсәтү өчен, хәлдән килгәннең барысын да эшли, – диде ул. – Махсус хәрби операция башланганнан бирле Югары Ослан районы хәрби хәрәкәтләр зонасына 29 гуманитар йөк җибәрде. Ярдәм күләме 140 миллион сумнан да артып китте».

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәрбиләргә һәм аларның якыннарына күбрәк нинди ярдәм таләп ителүен әйтте. «Еш кына фондка социаль ярдәм чараларын билгеләү, түләүләр, сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу, медицина, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү кебек мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын алуга бәйле сораулар да көн кадагында тора. Ярдәм сорап, фондка 28 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте», – диде ул.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республикада күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында искәртте. «Республикада әлеге юнәлештә шактый эш башкарыла. Аерым алганда, бу – акчалата түләүләр. Мәсәлән, «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоннарында контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга 360 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган. Шулай ук, СВОда катнашучыларның 18 яше тулмаган һәр гаилә әгъзасына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү гамәлдә. Моннан тыш, республикада газ үткәрүгә бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бар. Бала туган гаиләләр сабый кирәк-яраклары җыелмалары белән тәэмин ителә. СВОда катнашучыларның 60 яшькә җиткән әти-әниләренә – шифаханә-курортта дәвалануга, ә балаларына сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бирелә», – диде ул.

Билгеле булганча, март башында Мәскәүдә узган очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга республикада СВОда катнашучылар һәм аларның якыннарына күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. Ил башлыгы башкарылган эшкә югары бәя бирде. Бу – күмәк тырышлык нәтиҗәсе. Мисал эзләп, ерак йөрисе дә юк. Югары Ослан волонтерлар хәрәкәте координаторы Лидия Коткова әйтүенчә, активистлар тырышлыгы белән Югары Осланда балаклава һәм костюмнар тегү цехы ачылган әнә. Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев сүзләренә караганда, «Ярдәм янәшә!» төбәк хәрәкәте белән берлектә алар 20 дән артык гуманитар йөк төяп җибәргән. Эш дәвам итә.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү