Быел республикакүләм ифтарга барырга телим. Былтыр да бара алмый калдым. Анда ничек эләгеп була? Билетны кайдан аласы?
Илдар Сөнгатуллин
Татарстан Диния нәзарәте:
– 13 нче республикакүләм ифтар Казанда 2025 елның 19 мартында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак һәм 13 мең кешене җыячак. Быел ифтар Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысасында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын исәпкә алып узачак. 13 нче республикакүләм ифтарга билетлар белән бушлай керергә мөмкин. Билетларны район мөхтәсибәтләрендә, мәчетләрдә яки Диния нәзарәтенә (Казан шәһәре, Тукай ур., 38) килеп алырга була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat