Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруның 1нче этабында – 1 гыйнвардан 1 октябрьгә кадәр укытучыларның, табиб, социаль хезмәт, МЧС һәм башка ведомстволар хезмәткәрләренең эш хакы 13,2 процентка үсәчәк. Бу хакта “РИА Новости” РАНХиГС өлкән укытучысы Татьяна Голубева сүзләренә таянып яза.
“Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 2025 елның 1 гыйнварыннан 13,2 процентка арта. 2025 елга Россия бюджетында шушы күрсәткеч күздә тотылган. Индексация ике этапта үткәреләчәк”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Аның әйтүенчә, хезмәт хакын арттыруның икенче этабы 1 октябрьдән башланачак. Индексация хезмәткәрләр даими алып килә торган түләүләргә: оклад һәм даими премияләргә кагыла.
Дәүләт органнары һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең эш хакын арттыру хезмәт законында һәм башка документларда билгеләнгән кагыйдәләр буенча хәл ителә. Калган эш бирүчеләр исә күмәк килешүләрдә яки үзләренең норматив актларында каралган шартлар буенча индексация ясый ала, дип өстәгән белгеч.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat