Республикакүләм ифтарның эчтәлеге Ватанны ярату темасына багышланачак

19 мартта Казанда 13 нче Республикакүләм ифтар узачак. Оештыручылар аның үзенчәлекләре турында журналистларга сөйләде.

Быел ифтарның эчтәлеге Ватанны саклаучылар елына, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Шулай итеп, программа Ватанга мәхәббәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү темасына багышланачак һәм Бөек Җиңү каһарманнары истәлегенә хөрмәт белдерүне күздә тотачак.

Ифтарда 13 мең мөселман катнашыр дип көтелә.
Программа кысасында танылган татар хәзрәтләренең Рамазан ае фазыйләтләренә һәм Ватанга мәхәббәт турында вәгазьләрен һәм мөнәҗәтләр тыңларга мөмкин булачак.

Намаздан соң ук 13 000 кеше махсус операциядә хезмәт итүчеләр һәм анда һәлак булганнар өчен, Ватан иминлеге өчен дога кылачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү