Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
МЧС Татарстанда яшәүчеләрне көчле җилнең якынлашуы турында кисәтте. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта министрлык үзенең кушымтасында хәбәр иткән.
Шулай итеп, Татарстанда кичен 14 мартта һәм төнлә 15 мартта бик көчле җил булырга мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама такталары, юл билгеләре һәм электр чыбыклары тирәсендә ышыкланмаска, шулай ук урам-юлларда саклык белән генә йөрергә киңәш итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat