Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Алтай Республикасы делегациясен кабул итте.

Искәртәбез, Алтай Республикасы Башлыгы, Хөкүмәте Рәисе Андрей Турчак һәм делегациянең башка әгъзалары Казанга кар барсын саклау буенча халыкара конференциядә катнашу өчен килделәр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Алтай делегациясе әгъзалары белән киңәйтелгән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Алтай Республикасында үзара товар әйләнеше зур түгел һәм күләмнәрне арттыру буенча эш алып барырга кирәк. Татарстан Алтай Республикасына медицина эшләнмәләре, компьютер техникасы, автомобильләр һәм шина продукциясе, нефть продуктлары, башка товарлар китерә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, Татарстан Алтай Республикасына химия һәм нефть химиясе комплекслары продукциясен, йөк автомобильләрен һәм авыл хуҗалыгы техникасын, халык куллану һәм медицина билгеләнешендәге товарларны, дару чараларын, азык-төлек сәнәгате һәм башка тармаклар продукциясен китерүне арттыру белән кызыксына. Моннан тыш, Татарстандагы коллегаларның энергияне сак тоту өлкәсендә кызыклы эшләнмәләре бар.

Татарстан — илнең инвестицион климаты торышының илкүләм рейтингында лидерларның берсе. Инновацион үсешкә аерым игътибар бирелә. Татарстанның индустриаль парклары, технопарклары һәм инжиниринг үзәкләре Россиядә иң нәтиҗәлеләрдән санала. Нано- һәм биотехнологияләр, композит материаллар, робототехника җитештерү буенча эшләр алып барыла.

«Без һәрвакыт эшкуарлыкка ярдәм итү, тармак ресурс үзәкләре базасында җитештерү өчен кадрлар әзерләү өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашырга әзер», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы һәм Алтай Республикасының шулай ук мәгариф һәм фән, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт, туризм өлкәләрендә багланышларны үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга зур игътибар бирелә, күп фатирлы торак йортлар территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов «Заказ.РФ» федераль сәүдә мәйданчыгы мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга, Алтай Республикасында «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы базасында «Төбәк маркетинг үзәге» системасын кертергә тәкъдим итте.

Татарстан Рәисе Алтай белгечләрен «Kazan Digital Week» халыкара цифрлы форумына чакырды. Ул цифрлаштыруны конкурентлык сәләтен арттыруның мөһим юнәлеше дип саный. Шулай ук яз көне Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы узачак. Сезне әлеге чараның мәртәбәле кунаклары арасында күрүебезгә шат булачакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, Андрей Турчакка мөрәҗәгать итеп.

«Безне тирән этномәдәни элемтәләр берләштерә. Зур Алтай — күп мәдәниятләрнең, шул исәптән төркиләрнең дә, ата-бабалары туган җире. Без киләчәктә дә төрки халыклар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче галимнәребезнең хезмәттәшлеген ныгытачакбыз, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау буенча бергәләп эшләячәкбез, иҗади коллективлар һәм музей экспозицияләрен мәдәни алмашуга ярдәм итәчәкбез», — дип санап китте Рөстәм Миңнеханов.

Әлбәттә, Алтай Республикасының Маймы районында «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру буенча хезмәттәшлекнең мөһим звеносы булачак.

Ирбисларның популяциясен арттыру эше башка илләр белән дә дәвам итә, диде Татарстан Рәисе.

Андрей Турчак киңәйтелгән очрашу барышында хәбәр иткәнчә, Алтай Республикасы һәм Татарстан ИТ-өлкәдә хезмәттәшлек итәргә килештеләр. Ул билгеләп үткәнчә, Казаннан Алтай Республикасына туры авиарейс оештыру белән кызыксыналар.

Алтай Республикасы Хөкүмәте Рәисе сүзләренчә, бүген төбәк Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге тәҗрибәсен, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен өйрәнү белән дә кызыксына.

Горно-Алтайскта очрашулар, чаралар һәм формаль булмаган аралашу өчен «Карым» татар мәдәни үзәге ачылды, дип сөйләде Андрей Турчак.

Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында яшәүче татарларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

«Үзара хезмәттәшлек итәчәкбез!»- диде Андрей Турчак очрашу азагында, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү