Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы Башлыгы Андрей Турчак белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы Башлыгы, Хөкүмәте Рәисе Андрей Турчак белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Анда төбәкара элемтәләрне ныгыту, эшлекле багланышларны киңәйтү, үзара товар әйләнешен арттыру мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы Башлыгына төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары, шулай ук кар барсын саклау буенча халыкара конференциядә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Андрей Турчак мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Турчак кул куйды.

Яңа килешү Татарстан Республикасы белән Алтай Республикасы арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен яхшы нигез булыр дип көтелә (алдагы килешүгә 2020 елда кул куелган иде).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү