Казан Ратушасында уза торган “Илдә кар барсын саклау һәм өйрәнү” дип аталган халыкара конференциядә Пакистанның кыргый табигатенең мактаулы илчесе, GSLEP Әмире Мөхәммәд Джамаль Хан Легхари браконьерлык һәм кар барсларына ау турында сөйләде.
– Узган ел кыргый табигатьтә әнисе һәлак булган кар барсы баласын таптык. Мәскәү зоопарыгындагы барсның картаюын белә идек. Без зоопаркка берьюлы ике барс бирәчәкбез, – ди Пакистанның кыргый табигатенең мактаулы илчесе. – Россия Президенты Владимир Путинның Россиядә кар барсы язмышына тирән кызыксынуын, шулай ук аның безнең илгә яхшы мөнәсәбәтен күрү бик шатлыклы. Соңгы елларда Россия белән Пакистан арасындагы мөнәсәбәтләр актив үсә. Безнең өчен кар барсын саклау һәм дөньяның бер илендә дә аңа ау алып барылмавына ышану бик мөһим.
Ул кар барсының юкка чыгуына берничә сәбәп китерде. Аның фикеренчә, Пакыстандагы кешеләрнең бик ярлы. Баксаң, кар барсы йорт хайваннарына һөҗүм итсә, алар бу ерткычны үтерергә тырышалар. Тагын бер сәбәп – бу хайванны үтерү кыюлык булып санала.
Хәзерге вакытта Пакыстанда эре мөгезле терлекләрне иминләштерү программасы булдырылган. Шулай итеп кар барсы һөҗүм итә калса, компенсация түләмәкчеләр. Ә менә Россиягә тапшырылачак хайваннар әлегә үзләрендә кар барсларын тоту үзәкләрендә тора икән.
– Без хәзер барлык документларны рәсмиләштерүне көтәбез. Мәскәү зоопаркы хайваннарны Россиягә кертүгә рөхсәт бирергә тиеш, ди Хан Легхари.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Илдә кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләр берләшү» дип аталган халыкара конференция уза. Ул 15 марткакадәр дәвам итәчәк. Чарада 12 илдән — Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакистан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 180 кеше катнаша. Бүгенге очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat