Озак еллардан бирле икенче типтагы шикәр чиреннән интегәм. Соңгы арада бу чир турында күп сөйләнә. Әмма андый чакта ничек тукланырга кирәклеге төгәл генә әйтмиләр. Шул хакта язып чыга алмасызмы икән? Шикәр чиренең төрләре турында да күбрәк беләсе килә.
Казаннан Әлфия апагыз
Укучыбызның соравына табиб-эндокринолог Сиринә Хәкимова җавап бирде.
Беренче типтагы шикәр чире
Шикәр чиренең әлеге төре вакытында иммунитет ашказаны асты бизенең инсулин бүленеп чыгу өчен җаваплы күзәнәкләрен юкка чыгара башлый. Нәтиҗәдә инсулин канга эләгә алмый, күзәнәкләргә глюкоза килми. Шул рәвешле ул кан тамырларында кала һәм аны акрынлап җимерә башлый. Шикәр чиренең әлеге төре белән авырган кеше гомер буе инсулин кабул итәргә мәҗбүр.
Билгеләре:
— бик нык сусау, гел тамак ачу;
— хәлсезлек;
— кече йомыш белән еш йөрү;
— кисәк ябыгу;
— күзләр начар күрә башлау.
Ничек тукланырга?
– Беренче типтагы шикәр чиреннән интеккән кеше даими рәвештә углевод санап кына тукланырга тиеш. Көнлек күләме һәр кеше өчен индивидуаль. Аны бары тик табиб белән киңәшләшеп кенә ачыкларга мөмкин.
– Сәламәтлек тәлинкәсе кагыйдәсен дә истә тотарга кирәк. Иң мөһиме тәлинкә бер кулга сыярлык зурлыкта булсын. Шуның дүрттән беренә – яшелчә, җиләк-җимеш, яртысына акрын эшкәртелә торган углеводлы ризыклар (ярма, кабыклы бәрәңге, токмач һ.б.) саласы. Тәлинкәнең калган дүрттән берен ясмык, фасоль, борчак, балык, йомырка, майсыз ит кебек аксым чыганаклары булган ризыклар белән тутырырга кирәк.
– Артык тозлы ашарга ярамый. Тозның көнлек күләме 5–6 граммнан да артмасын. Трансмайлар да чикләнсен. Ул коры-сарыда, пирожный, тортта күп.
Икенче типтагы шикәр чире
Бу очракта ашказаны асты бизе җитәрлек күләмдә инсулин бүлеп чыгара. Әмма күзәнәкләр аны кабул итәргә сәләтсез була. Шул сәбәпле алар глюкозаны да үзләштерә алмый. Нәтиҗәдә кандагы глюкоза күләме арта бара. Кеше үзендә җитди җитди авыру барлыгын белмичә дә яшәргә мөмкин. Ник дигәндә, шикәр чиренең әлеге төре еш кына үзен бернинди билгеләр белән дә сиздерми. Чир үзен белдергәндә исә ул инде шактый азарга өлгергән була.
Билгеләре:
— кече йомыш белән еш чыгу;
— бик нык сусау, күпме генә ашасаң да тамак туймау;
— арыганлык;
— күзләр начар күрә башлый;
— яралар озак төзәлә;
— терсәк һәм тездәге тән тиресе карала;
— аяк-куллар ойый, авырта.
Ничек тукланырга?
– Бу очракта да сәламәтлек тәлинкәсенә нигезләнеп тукланырга кирәк. Әмма беренче типтагы шикәр чиреннән аермалы буларак, бу очракта составында крахмал булмаган яшелчәләргә, клетчатка һәм аксымга бай ризыкларга өстенлек бирү шарт. Шул рәвешле тәлинкәнең яртысына – крахмалсыз яшелчәләр (салат яфрагы, төсле кәбестә, кузаклы ногыт борчагы, помидор), дүрттән беренә – аксымга бай майсыз ризыклар (суда пешкән ит, балык, кузаклылар), калган дүрттән беренә катлаулы углеводлы ризыклар (ипи, ярма һ.б.) салырга кирәк.
– 2 типтагы шикәр чире вакытында нинди ризыкка өстенлек бирергә, нидән тыелырга?
Ярый | Ярамый |
Кош ите, күркә, куян ите, балык, йомырка, кузаклылар | Шикәр, шоколад, ак дөге, бәрәңге |
Майсыз эремчек, сөт һәм сөт ризыклары | Банан, груша, виноград |
Ярмалар, яшелчә, арыш икмәге | Полуфабрикатлар (фарштан әзерләнгән ризыклар, пилмән һ.б.), тозлы балык |
Тәмләткечләр, үләннәр | Тозлы, маринадлы ризыклар |
Компот, яшелчә һәм җиләк-җимештән ясалган соклар | Газлы су, майонез, кетчуп кебек соуслар |
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat