Чәч ник иртә агара? Табиб-трихолог киңәшләре

Чәчем бик нык агара башлады. Өске яктан күзгә ташланмаса да, чәчне күтәртеп җыеп куйгач, чал чәчләр әллә кайдан күзгә ташлана. Миңа әле утыз да тулмаган. Чәчем ник шулай иртә агарды икән?

Фирүзә Хисамова. Сарман

Сорауга табиб-трихолог Лилия Искәндәрова җавап бирә:

– Утыз яшь тулганчы бер-ике чал чәч күренү – нормаль күренеш. Чал чәчләр күбрәк булса, уйланырга җирлек бар. Иртә чәч агару, иртә пеләшләнү кебек үк, нәселдән дә килергә мөмкин. Организмга В12 витамины җитмәгәндә дә чәчләр иртә чалара. Бу витаминга кытлык кичергәндә чәч коела да. Сезгә калкансыман биз эшчәнлеген дә тикшертергә кирәк. Гадәттә, ул дөрес эшләмәгәндә, чәч агарып кына калмый, үсми һәм сынучанга әверелә. Даими стресслар да чәчне агарта. Чәчләр иртә чалармасын өчен, рационга кәбестә, бадәм (миндаль), кишер согы кертү хәерле.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү