Алар үз хис-кичерешләре турында сөйләми, күз яшьләрен күрсәтми. Тик алар да – тере кеше. Сүзебез ир-атлар турында. Алар, чыннан да, көчле затлармы? Без ир-атлар турында ниләр белмибез? Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог, гештальт-терапевт Айнур Гәрәев ярдәм итте.
– Айнур, бездә электән, ир-атлар – көчле, хатын-кызлар – көчсез затлар, дигән ышану яши. Ул расланганмы?
– Юк, бу – фәнни яктан расланмаган ышану. Физик һәм рухи көч – бик индивидуаль күренеш. Һәм ул кешенең тәрбиясенә, нинди мохиттә үсүенә, аның эчке дөньясы, нерв системасы һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле.
– Шулай да, кем хисчәнрәк – хатын-кызмы, ир-атмы?
– Бу сорауга да төгәл генә җавап биреп булмый. Асылда, без барыбыз да кешеләр, һәм безнең барыбызга да күп һәм төрле хисләр, кичерешләр, борчулар хас. Әмма ир-ат белән хатын-кыз эчке кичерешләрен төрлечә күрсәтә. Аерма шунда гына. Бу аеруча безнең җәмгыятькә хас: ир-атлар хисчән була алмый, борчу-мәшәкатьләре турында сөйли алмый, ә хатын-кызлар өчен бу – нормаль күренеш.
– Ир-атлар елыймы?
– Бөтен кеше елый. Хисләр кичереше җенескә бөтенләй дә бәйле түгел. Без барыбыз да ачулана, моңсулана, шатлана, сагышлана алабыз. Һәм күп кенә кичерешләр күз яшьләре аша «чыга». Шул рәвешле кортизол бүленеп чыга. Һәм бу – нормаль нәрсә. Тик безнең җәмгыятьтә ир-атлар еларга ияләнмәгән. Моңа сәер карыйлар. Әйе, хискә артык бирелмәү, нык тору күп очракта файдалы, әмма һәрвакыт түгел. Ир-ат та – кеше.
Ләкин монда елау белән елак булу арасындагы аерманы аңларга кирәк. Елаганда син нинди дә булса хис кичерәсең. Ә инде үз өстеңә җаваплылык алмыйча, тирә-яктагы бөтен кешене гаепләп, гел зарланып йөрү елак, русча әйткәндә, «нытик» ир-атларга хас.
– Күз яшьләрен күрсәтмәү – бер нәрсә, ә ни өчен ир-атлар хисләре турында да сөйләми?
– Алар хатын-кызлар алдында зәгыйфь булып күренүдән курка. Хисләре турында ачык сөйләүче ир-атларга һәрвакыт сәерсенеп караганнар. Шуңа да ул генетик дәрәҗәдә аңга сеңгән. Ә хатын-кыз аның белән ачылып сөйләшә башлый икән, ул аны фәкать колагы белән генә тыңлый, рухи-эмоциональ яктан аңламый.
– Ир-атлар күңел төшенкелегенә, депрессиягә ешрак бирелә, диләр. Бу дөресме?
– Моны раслаган объектив тикшерүләр юк. Хатын-кызлар белгечләргә ешрак мөрәҗәгать итә, шуңа да аларның проблемалары теркәлә, бу исә статистикага йогынты ясый. Ә ир-ат, психологка барганчы, барын да алкоголь, агрессия белән «баса».
– Ни өчен ир-атларның күпчелеге йөрәк-кан системасы авыруларыннан интегә?
– Мин сөйләгәннәрне йомгаклау өчен яхшы сорау. Теләсә кайсы хис, бигрәк тә стресс, борчылулар чыгу юлын тапмый икән, ул йөрәккә басым ясый. Бу җәһәттән иң күп авырлык килгән орган ул. Кеше бер ел, ике, ун, утыз ел шушы халәттә яши ала, әмма ахыры аянычлы булачак. Бу, билгеле, хатын-кызларга да кагыла.
Башка караш
Бу – профессионал җаваплары. Ә гади ир-атлар бу җәһәттән нәрсә уйлый? Юмор остасы, алып баручы Әбри Хәбриевнең фикерен белештек.
…Миңа калса, рухи яктан бүгенге хатын-кызлар көчлерәктер дә. Күпме тол калган хатыннар бар, ирләренең җәберләвенә түзә алмыйча аерылганнары күпме. Балаларын да тәрбиялиләр, үзләрен дә карыйлар, тормышын да алып баралар. Рухи яктан көчле булмаган кеше боларны эшли алмый. Яшиләр бит, тырышалар. Ә ирләрнең күбесе, төшенкелеккә бирелеп, эчкечелеккә сабыша, үзләрен үзләре үк бетерә. Мондый очраклар күп, мисалларны хәйран китерергә була.
…Ир-атлар елый, әлбәттә. Тик… очрагына карап. Мин, мәсәлән, нечкә күңелле кеше. Драмалар яки социаль видеоязмалар карасам, «рәхәтләнеп» күз яшен түгәм һәм моннан оялмыйм. Елау җанны бушата, артык кирәкмәгән уй-фикерләргә баткан зиһенне чистарта. Мондый елаудан курыкмаска кирәк. Ә төшенкелеккә бирелеп елау егет эше түгел дип саныйм. Андый очракта салкын акылны «кабызырга» кирәк.
…Ир-атлар депрессиягә хатын-кызларга караганда тизрәк бирешә һәм авырдан кичерә. Бу нидән килә соң? Без берьюлы берничә әйбер турында уйлыйбыз. Бу куык җыела-җыела да бервакыт шартлый. Шул вакытта кеше югалып кала. Мондый очракка юлыкмас өчен, алда әйтелгәнчә, салкын акыл белән эш йөртеп, авырлыкларны вакытында чишәргә кирәк. Иң яхшы профилактика чаралары – дисциплина һәм план кору.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat