Язгы күчтәнәч. Казандагы беренче ярминкәдән РЕПОРТАЖ

Кышкы яллардан соң Татарстанда тагын ярминкәләр башланды. Апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк ярминкәләр Казанда 12 мәйданчыкта оештырылган. Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә – икешәр, ә Кама Аланы бистәсендә бер мәйданчык эшләячәк. Авыл халкы шәһәрнекеләрне нәрсә белән сыйлый? Нәрсәләргә бәяләр үзгәргән? Казандагы беренче ярминкәне «ВТ» журналисты да күреп кайтты.

Авыл кешесенең ярминкәләргә үзләре җитештергән продукцияне генә түгел, туган як җылысын да алып килгәнен беләбез. Районнардан килгән кешеләр белән аралашу, аларның тәмле ризыкларыннан авыз итү шәһәр кешесен авылга, туган якка алып кайта. Инде биш елдан артык ярминкәләргә йөрүче кеше буларак яшермим: һәрвакыт сатучылар арасыннан якташларымны күзлим. Минем кебекләр күп икән ул. Балтачта туып үскән, 42 ел Казанда гомер итүче Нурлыбикә апа Хисамова да, якташларымны күреп булмасмы дип килдем, ди әнә.

– Ярминкәләрне шулкадәр сагынып көтеп торам. Үзебезнекеләр килгәндә, алардан ит алам. Әле менә бүген яхшы булды – якташларым да килгән икән. Тик ит бәясе генә сөендермәде. Көзен алай түгел иде, бәяләр арткан. Мин сатучыларны да аңлыйм инде. Чыгымнары да зур. Безгә арзанрак кирәк, ә җитештерүче кыйммәткә сатмакчы. Алтын урталыкны табасы иде. Алар өчен дә күпләп сатып кала торган урын бит бу, – ди Нурлыбикә апа.

Алар сеңлесе белән бергә яшиләр икән. Икесенең пенсиясе булгач, тормыштан зарланмый. «Ашарга-эчәргә җитеп тора, инде хәзер матур күлмәк киясе юк», – ди ул.

Альмира Абдуллинаның ярминкәгә ит сатарга беренче генә килүе түгел инде. Үзенең клиентлары да бар икән.

– Итләребез бисмилла әйтеп чалынган. Казан халкына тәмле тана ите алып килдек. Быел халык кабырга, күкрәк итләрен яратып ала. Алучылар да рәхмәт укып китә, безгә дә яхшы инде. Ярминкәләр башлануны көтеп торабыз. Әле тагын кая барып, шуның кадәр ит сата аласың? Бу килгәндә 260 мең сумлык ит саттым, – ди ул.

Ярминкә рәтләре буенча барам. Күп җирдә зур чират. Шуның берсе сөткә икән. Балтач районының Куныр авылыннан килгән Руслан Константинов иртәнге сигез тулганчы сөтләрен сатып та бетергән.

– Халык йокламый. Иртәнге дүрттә килдек, бишенче яртыда сөтләрнең анализын алып, сатарга рөхсәт бирделәр. Алтыда инде халык агыла да башлады. Сатып кына өлгер, сөтебез бигрәк тиз бетте бу юлы, – ди ул.

Буш шешәләрен тотып, сөт эзләүчеләр очрап торды миңа. Руслан саткан җирдән ерак түгел генә тагын сөт сатучылар бар иде. Үзен Фәридә Исрафилова дип таныштырган ханым ярминкәгә бары тик сөт алырга гына килә икән.

– Кайтуга кайнатып куям. Сатучысы алганда ук, кайнатыгыз, дип кисәтә. Рәхмәттән башка сүз юк, сөтләре бик тәмле. Катык та ясап куям. Майлы булуы да ошый. Кибеттәгеләре су гына бит инде, – ди ул.

Рифнур Шакиров «Кукмара сөте» продукциясен сата. Иртәнге тугызга инде аның да бөтен әйбере сатылып беткән иде.

– Олыраклар иртәнге алтыда монда инде. Яшьрәкләр тугыз тулгандарак килә. Беренче ярминкә булгач, ризыкларны артык күп алып килмәдем. Биш ел эчендә бик күп үз клиентларыбыз барлыкка килде. Килүемне көтеп торалар. Ризыкларыбызны мактыйлар. Иң югары бәяне сатып алучы бирә инде, – ди Рифнур.

Сабалар сату иткән якка чыксам, каршыма бер бабай очрады. Исемен дә әйтми, яшен дә яшергән була. Шулай да уртак тел таптык.

– Ярминкәне бик ошатып бетермәдем әле бу юлы. Бәяләре кыйммәт тоелды. Кычкыртып талыйлар бит инде безне. Ул пенсияне кая гына җиткерик? Баерак булсак, кибеттән генә алыр идек тә бит. Шул акча күп булмаганга монда киләбез. Бүген күзәтеп кенә йөрдек. Берни алмадым, – ди ул.

Ярминкәдәге хәлләр турында социаль челтәрләргә видеолар куйган идек. Анда  халык бәхәсләшә. Шәһәрдәгеләр, бәя кыйммәт, дисә, авылдагылар, үзегез үстереп ашагыз, дип тә җавап бирә.

– Хайваннар су эчеп үсми. Аларга фуражы да, печәне дә кирәк. Барысын да сатып аласы. Бензин бәясе дә артып кына тора. Ә бер пенсия кая җитсен!  Әнә шуңа кеше малын бетерә инде, – дигән Надежда Захарова исемле укучыбыз.

Бәяләр дигәннән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына район башлыклары һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән бергә ярминкәләрне тиешле дәрәҗәдә оештырырга йөкләмә бирде.

– Продукциянең сыйфатын һәм бәяләрен игътибар белән күзәтегез. Шәһәр башлыкларына ярминкә мәйданчыкларын оештырырга һәм анда катнашучыларга уңайлы шартлар тудырырга, шәһәр халкына транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк, – дип өстәде.

Ни өчен халык бәяләр кыйммәтлектән зарлана соң? Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә исә, киресенчә, кайбер азык-төлеккә бәяләрнең түбәнәйгәнен әйтәләр. Мәсәлән, кош ите (175 сум) һәм тавык йомыркасы (100–105 сум) 5 процентка арзанрак. Ә менә дуңгыз ите (300 сум), шикәр (60 сум), он (30 сум), сөт (50 сум)  былтыргы дәрәҗәдә калган. Майның хакы да көз сатылганча – килосы 770 сум. Сөякле сыер ите (500–550 сум) шәһәр буенча уртача бәядән 15–20 процентка арзанрак. Бәрәңге ,тулаем Россия буенча бәя артуга бәйле рәвештә, 40 сум диләр, ягъни шәһәр буенча уртача бәяләрдән 25–50 процентка ким.

САН

Былтыр ярминкәләрдә 1 млрд 704 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу – 7243 тонна яшелчә, 419 тонна сөт, 941 тонна шикәр, 4 млн 406 мең данә тавык йомыркасы, 1849 тонна ит.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү