Апанай мәчетендә журналистлар өчен ифтар булды

Казандагы Апанай мәчете бу юлы ифтар мәҗлесенә журналистларны чакырды. Авыз ачу өчен генә түгел, файдасы булсын дип башкарылган гамәлләрне халык белеп торсын, килсеннәр, күрсеннәр дигән теләктән чыгып эшләнгән эш иде бу.

Исхакый күргәзмәсе

Ә күрсәтәсе әйберләр, чыннан да, шактый. «Күл буе», соңрак «Касыймия» дип аталган мәдрәсә Россия мөселманнары арасында иң абруйлы уку йортларының берсе булып саналган. Аның шәкертләре арасында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салучы, Бөтенроссия мөфтие Галимҗан Баруди, педагог, ислам дине белгече Әхмәтһади Максуди, шулай ук Муса Бигиев, Хөсәен Фәезханов, Гаяз Исхакый, Садри Максуди Галиәсгар Камал кебек әдипләр бар. Мәдрәсә диварларында аларның һәрберсе турында мәгълүмат куелган. Ә Гаяз Исхакыйга багышлап күргәзмә дә оештырганнар. Бу эштә үз гомерен әдипнең эшчәнлеген, тормыш юлын өйрәнүгә багышлаган галимә Лена Гайнанова башлап йөргән. Ул моңа кадәр күп кешегә билгеле булмаган фотоларны, документларны халык хозурына чыгарырга булган. Бу байлык – галимәнең шәхси милке. Монда һәр килгән кешегә Гаяз Исхакый турында сөйләргә тырышалар һәм аның нәкъ менә Апанай мәчетендә укуы белән горурланалар. Әдипнең беренче әсәрләре шушы мәдрәсәне тәмамлагач басылып чыга. Димәк, ул аларны шушы диварлар эчендә яза башлаган дигән фикер белән яшиләр. Монда Гаяз Исхакыйның гарәп шрифтлары белән басылган китаплары да саклана. Аларны күбрәк мәдрәсә шәкертләре укый икән. Шунысы сөендерә: Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров әйтүенчә, бу күргәзмәне теләгән һәркем карый ала. Беррәттән әле күптән түгел генә ачылган китапханәнең уку залына кереп, китаплар белән дә танышырга була.

Дәресләр

Апанай мәчетендә иң беренчеләрдән булып онлайн дәресләр дә үткәрелә башлаган. «Кайберәүләр, эшләү сәбәпле, мәчеткә укырга йөри алмый. Кайбер төбәкләрдә мәдрәсәләр юк, булган очракта да көчле мөгаллимнәр җитешми, – ди бу җәһәттән Нияз хәзрәт. – Шуңа күрә уйлаштык та онлайн дәресләр үткәрергә булдык. Мәдрәсәдә хәзер республикадан гына түгел, күрше төбәкләрдән һәм хәтта чит илләрдән дә укучылар күп. Без башлангыч белем бирәбез, ягъни Коръән укырга өйрәтәбез. Аннан шәкертләр имтихан бирә. Барысы да уңышлы булган очракта, кулларына сертификат тапшырабыз. Шундый биш чыгарылыш булды инде».

Мәчетнең тагын бер эшчәнлеге – «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге. Ул тарихыбыз, рухи мирасыбыз һәм мәдәниятебез белән таныштыруда зур эшләр алып бара, татар дин галимнәренең хезмәтләрен бастыра.

Моннан тыш мәдрәсәдә соңгы юлга озату дәресләре, хаҗ дәресләре, дини мәҗлесләр үткәрү, гаилә сабаклары да алып барыла. Мөнәҗәтләр өйрәнә торгач, «Апанай апалары» дигән иҗат төркеме дә барлыкка килгән. Мәдрәсәдә бигрәк тә балаларга зур игътибар бирелә. Алар өчен ел саен  җәйге лагерь оештырыла. Татар теленә дә аерым мөнәсәбәт. Нияз хәзрәт Сабиров бу җәһәттән: «Татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән балаларны гына кабул итәргә тырышабыз», – диде. Җәйге каникул вакытында мәктәп яшендәге балалар өчен әхлак дәресләре уздырыла. Анда балаларга ислам нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен дә өйрәтәләр. Мәдрәсәгә йөргән балалар дин нигезләрен генә өйрәнеп калмыйлар, бәлки, кул эшләре белән дә бик теләп шөгыльләнәләр. Балалар өчен төрле түгәрәкләр эшли. Ел саен Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында – Каюм Насыйриның туган авылында Сабантуй да оештыралар.

Мәчеттә хатын-кызлар да актив тормыш алып бара. «Хатын-кызлар өчен махсус мәҗлесләр үткәрәбез, – дип сөйлиләр бу хакта мөгаллимәләр. – Әле күптән түгел генә галимә Тәэминә апа Биктимирова килгән иде. Ул безгә хатын-кызларның батырлыгын да бәян итте, аянычлы язмышлары турында да сөйләде. Күпбалалы әниләрне дә кунак иттек. Ватанны саклаучылар елы уңаеннан хәрби операциядә катнашучыларның туганнарын чакырдык. Хатлар тапшырдык. Беррәттән Бөек Ватан сугышында ятып калган бабаларыбызны да искә алдык. Рухлары шат булсын дип, догалар укыдык». Кыскасы, Апанай мәчетенә аяк баскан һәркем: «Мәчет хезмәткәрләренә һәм мәдрәсә мөгаллимнәренә Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсә иде», – дигән матур теләкләр белән китә.

Белешмә

Казанның һәм Татарстанның бүгенгәчә сакланган, иң борынгы мөселман гыйбадәтханәләреннән берсе булган Апанай мәчете – Иске Татар бистәсенең генә түгел, Казанның да күрке. Ул – Екатерина II фәрманы белән төзелгән ике таш мәчетнең (беренчесе – Мәрҗани мәчете) берсе. Апанай мәчете Нижгар губернасы Камка авылыннан килеп төпләнгән Ягъкуб бине Солтангали акчасына салынган. Күп еллар мәчетне мәшһүр сәүдәгәрләр, иганәчеләр Апанаевлар нәселе карап торган, шуңа күрә аңа «Апанай» исеме бирелгән. Мәдрәсә эшчәнлеге 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң туктатыла. Апанай мәчете 1930 елда ябыла. Бина әллә ничә дистә еллар балалар бакчасы итеп тотыла. 1995 елда мәчет кире кайтарыла. 1997–2011 елларда комплекслы төзекләндерү эшләре үткәрелә. Манара, михраб, эчке яктагы ике каты торгызыла. Апанай мәчете федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр исемлегенә керә. Яңадан оештырылган Апанай мәчете мәхәлләсенең  беренче имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов була. Аның эшен бүген Нияз хәзрәт Сабиров дәвам итә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү