Ата-аналар икенче баласына – 2,8 мең сум, өченче һәм шуннан соңгы балаларына – 6 мең сум күләмендә салым вычетына исәп тотарга мөмкин. Дәүләт Думасының Милек, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов шул хакта белдергән, дип яза “ТАСС”.
Шулай ук быел 1 февральдән ана капиталы беренче балага – 676,3 мең сумга кадәр һәм икенче балага – 893,8 мең сумга кадәр (яисә ата-ана беренче баласына түләү алган булса – 217,4 мең сум) җиткерелгән.
Моннан тыш гаилә узган елда ана капиталының бер өлешен файдаланган очракта, быел аның калган өлеше индексацияләнә.
Пособиеләргә килгәндә, яшь ярымга кадәрге баланы карау өчен түләү гаилә кеременә һәм төбәктә яшәү минимумы күләменә бәйле.
Йөкле хатын-кызларга пособие исә эшләүчеләр өчен яшәү минимумының 50 процентыннан чыгып исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Гаилә” илкүләм (милли) проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat