«Рәниф Шәрипов – Тере Сүзле зур шагыйребез»

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар

Бүгенге сүзем – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүче шагыйрь Рәниф Шәриповның бер әсәре турында. Язманы әзерләгәндә, аның әсәрләрен барлап, язмыш сукмакларыннан йөгерек кенә булса да йөреп чыгасы иттем.

Дөресен әйтим, Рәниф Шәриповның язмышыннан да, иҗатыннан да бераз гына хәбәрдар идем. Бу урында «бераз» сүзенә басым ясалырга тиештер. Шушы «бераз»лыгымны җигеп, «Бөртек-бөртек яктылык» җыентыгын актара башладым. Беренче күзем төшкән әсәре «Тере Сүз» шигыре булды.

Җим эзләгән кош шикелле,

Сүз эзләдем җан атып,

Коймаларга бәрелгәләп,

Канатымны канатып.

 

Кайбер сүздә агуялган.

Кайберсе җанга терәк.

Таянырлык, ышанырлык

Миңа Тере Сүз кирәк!

 

Кая китә көн-мәшәкать?

Кая китә чикчама?

Газабы ләззәт, әйтерсең

Каләмемнән кан тама.

 

Айкала сүз, коела сүз,

Талпына илһам – иләк.

Чүп аралыйм, алып карыйм –

Җан керә аңа кинәт.

 

Җаны кайда бу дөньяның?

Хәреф билге, сүз – сурәт.

Шигырь язу – күккә менү,

Канатың белән түләп…

                        Ноябрь, 2021

Яшермим, шигырьне мин берничә кат укыдым. Укыган саен тәнем чемерди, башымда «Бу иҗат газабы турындагы әсәр икән бит» дигән фикер көчәя генә бара. Көтелмәгән метафораларга бай бу әсәрдә беренче планда безнең әдәбиятыбызда еш булмаса да, очраштыргалый торган «шигырь – кош» метафорасы чыккан һәм ул шунда ук сүз эзләп газапланучы «шагыйрь – кош»ка әверелгән. Әле нинди сүзне эзләүче диген – Тере Сүзне.

Тере Сүз халкыбызның фразелолгик әйтелмәләрендә сакланган тирән эчтәлекле гыйбарәләребезнең берсе. Аның соңгы еллардагы кулланылышын әллә ни күзәтеп булмый. Сәбәбе билгеле: заман кыйммәтләре шундый. Шуңа күрә бу гыйбарә телебездән төшеп калганнардан. Бүген әйләнә-тирәдәгеләрнең, шул исәптән түрәләрнең, кайбер сәнгатькәрләрнең, вакытлы матбугат әһелләренең, теле- радио журналистларының телләрендәге сүзләрнең чынмы, ялганмы икәнлеген аңлау шактый кыен. Ә аны аерыр өчен берәүнең дә кулында лакмус кәгазе юк. Бу әсәрендә шагыйрь Рәниф менә шул лакмус кәгазен эзләп интегә дә. Канатларын, ягъни иҗади рухын, күңелен каната-каната, сындыра-сындыра эзли ул Тере Сүзне. Үлеп баручы, рухсыз калырга мөмкин булган кешеләрнең җаннарына Тере Су булырдайны, чистарта, рухландыра, чүпнең чүп икәнен аера торган Тере Сүз эзли, шуның бәрабәренә дөньяның җанын сакламакчы була.

Рәниф Шәрипов – бик тыйнак, язмышның авыр сынауларына дучар ителгән булса да, рухын сындырмыйча, башкаларның күңеле, дөнья чисталыгы сагында торучы, яшәү көчен шигърияттә тапкан, канаты белән түләп булса да, әле дә шигырьләре, иҗаты белән күктә тора килгән Тере Сүзле зур шагыйребез. Аның минем якташым булуы һәм иҗаты белән якыннан танышу бәхете насыйплыгы белән горурланам.

Фәнзилә Җәүһәрова

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү