Авыл халкы сарык йонын ала башлады инде. Майны көтәргә кирәкми, диләр. «Йонын кая куясыз?» – дип сорасаң, күпчелек терлек тотучы болай җавап бирәчәк: «Саткан акчасына кайчы да килми, шуңа күрә чыгарып кына атабыз!» Сүзләре чынбарлыкка туры килә микән?
Татарстан кулланучылар оешмасы берлеге идарәсенең хәзерләүләр бүлеге җитәкчесе Сиринә Әхмәтова белдергәнчә, республиканың күпчелек районнарында хуҗалыклардан сарык йонын җыю оештырыла. Бер килосы – 25 сум.
– Элек сарыкларны күпләп асрагач, йон күбрәк җыела иде. Әмма хәзер дә бу эш туктатылмый. Райполар, 25 сумга җыеп, аны хөкүмәткә 15 сумнан тапшыра. Файдасы юк, әлбәттә. Әмма сарык асраучыларга йонны кая да булса урнаштырырга кирәк бит. Шул ягы бар: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җыелган йонның аермасын субсидия күләмендә кире кайтара, – дип аңлатты безгә Сиринә Әхмәтова.
«Бер итек тә килми»
Биектау районының Сая авылында яшәүче Хәйруллиннарның сарыклары 60 башка җитә. Көтүен дә көтәләр. Тиздән алар да малкайларының йонын алырга җыена. Барысын да кайчы белән кыркыйлар икән. Күпме вакыт кирәк дигән сүз.
– Элек электр машинасы белән ала идек. Пычагы бик тиз үтмәсләнә. Сарыклар аның тавышыннан да курка. Шуңа күрә йонын элекке гадәт буенча кул белән генә алабыз. Без шулай ияләшкән инде, – ди Лилия.
Йонын чүпкә ташлыйлар икән. Бәясе арзан булгач, сатудан файда күрмиләр чөнки. Шуңа күрә йон җыючылар килгәнне көтеп тә тормыйлар. «Элек саткан акчага бер итек ала идек. Хәзер бер итек алу өчен бер «КамАЗ» йон җыярга кирәк», – ди ул.
Күптән түгел Актанышта яшәүче Венера Гомәрова социаль челтәргә сарык йонын ничек итеп алулары турында видео куйган иде. Электр машинасы белән ун минут эчендә ял иттереп тә куйганнар. «Иртә түгелме соң әле?» – дип, без дә кызыксынып шалтыраттык. «Йоны җитешкән инде», – диде ул.
Моңа кадәр иллеләп баш сарык асраганнар. Хәзер инде унга якын гына калган. Пенсиядә булгач, анысы да җитә.
– Ит өчен асрыйбыз. Шашлыгы да тәмле була. Хәзер инде йонны җыючы да, сораучы да юк. Кайчак эрләп, оекбашлар бәйлим. СВОдагы егетләргә дә җибәрдек. Әйбәтен бераз алам да калганын, күз йомып, чүпкә ташлыйм. Җыеп ятудан файда юк, көяләп бетәчәк. Әрәм инде, әмма нишләтәсең? – ди Венера Гомәрова.
Хуҗалыкларда хәлләр шулайрак. Кемдер чыгарып атса, кемнекендер итек басучылар, райпо вәкилләре килеп җыеп китә. Баулы районы хәзерләү конторасы директоры Флюр Миңнуллин да йонның кадере бетү белән килешә. Бу системада озак еллардан бирле эшләүче җитәкче арзан булуына мисал да китерде. Элек бер кило йонга 50–60 ипи килсә, хәзер ярты ипи генә алып була.
Райондагы хуҗалыкларда 5 меңнән артык сарык исәпләнә. Флюр Миңнуллин белдергәнчә, терлек саны елдан-ел кими. Авыллар бетеп бара. Әби-бабайлар асрый алмый, яшьләр кызыксынмый. Элек йонны завод-фабрикалар кирәк әйберләр җитештерү өчен җыйган. Хәзер кытай әйберенә күчкәч, ихтыяҗ да кимегән. Суык булмагач, итек сораучысы да юк.
Кукмарадагы «Гаро» кооперативы сарык йонын җыеп эшкәртү белән шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Фаил Галимуллин белән йон җыюга таләпләр турында сөйләштек.
– Без дә 25 сумга җыябыз. Тигәнәкле, начар булса, алмыйбыз. Аны эшкәртеп булмый бит. Чүплеккә атсаң, акча түләргә кирәк. Тәртибе шундый. Әле болай да 20–25 проценты чүпкә китә аның. Агы, карасы аерылган булса, чиста йонны 100 сумга да алыр идек. Йонны теттергәч, бәясе арта, билгеле. Анысы – аерым хезмәт. Килосы 150 сум. Кайбер интернет-кибетләрдә 400 сумга да саталар. Без әзер чималны төрле җирләргә, әйтик, кечкенә мануфактурага, шәхси оешмалар, итек басучыларга җибәрәбез, – ди Фаил Галимуллин.
Республиканың барлык районнары белән эшлиләр икән. Үзләре дә авылларга йөриләр, китергәнен дә кабул итәләр. Аның әйтүенчә, сарык асраучылар бар җирдә дә кими бара. Хәзер кеше сарык йонын елына бер мәртәбә генә ала. Ул ягы да бар. Быел кыш та үзенекен итте. Суык булмагач, товар әйләнеше дә кимегән. Күп кеше итекләрен сата алмаган. Йонны Төрекмәнстаннан да кайтарталар икән. Үзебезнең сарыкларның йоны белән бергә кушып сатканда, сыйфаты да яхшырак була, ди.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat