Татарстан Дәүләт Советы: Татарстанның хәзерге йөзен билгеләгән мөһим карарларга – 30 ел

2025 елның мартында республика җәмәгатьчелеге Татарстанның яңа тарихында республиканың сәяси тормышында тулы бер этапны – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. 30 ел элек, 1995 елның 30 мартында, Татарстан АССР Верховный Советының (1938 – 1995 еллар, ә аңа кадәр 1920 – 1938 елларда Татарстан АССР Эшче, крестьян һәм кызылармеец депутатлары советларының Үзәк Башкарма комитеты) хокукый варисы булган беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы була.

Дәүләт Советы утыз ел эшләү дәверендә республиканың яңа тарихы язылды, республиканың хәзерге законнарына нигез салынды, Татарстанның социаль-икътисади уңышларының хокукый нигезе формалашты. Милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны, Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту узган елларның, һичшиксез, зур казанышы булды. Дәүләт Советы, нигездә, республиканың элекке парламентларының иң яхшы традицияләренә тугры калды, дәүләт хакимиятенең барлык тармаклары арасында конструктив хезмәттәшлек тәҗрибәсен дәвам итте, илнең бердәм хокукый кырын формалаштыруга саллы өлеш кертте.

Без сезнең өчен Дәүләт Советы тарихыннан һәм Татарстанның бүгенге йөзен билгеләгән мөһим законнардан 30 кызыклы фактны сайлап алдык. Без бергәләп республиканың яңа парламентаризмының тарихи юлын узачакбыз. Сезне бу сәяхәткә чакырабыз.

1995 ел

Республиканың закон чыгару хакимияте тарихында яңа этап

1995 елның 30 мартында беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы була. Беренче чакырылыш Дәүләт Советына 130 бермандатлы сайлау округыннан (61 административ-территориаль һәм 69 территориаль) 130 депутат сайлана.

Татарстан парламентаризмы тарихында беренче тапкыр даими эшләүче «кече парламент» оеша, аның составына 39 депутат керә.  Кертелә торган закон проектларын оператив рәвештә карау, актуаль мәсьәләләр буенча эшче төркемнәр төзү мөмкинлеге барлыкка килә.

Беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе итеп Василий Лихачев сайлана. Аның урынбасарлары  – Зилә Вәлиева һәм Ренат Харисов, Секретарь – Нурсинә Гәбдрәшитова. Барлыгы җиде даими комиссия һәм парламент контроле комитеты төзелә, аның беренче рәисе Сергей Кирилов була.

Беренче чакырылыш Дәүләт Советы тарафыннан 95 утырыш уздырыла, шул исәптән – 23 пленар сессия. Парламент 146 канун, 2306 карар кабул итә. Дәүләт Советының ике режимдагы эшчәнлеге – пленар сессияләр һәм кече парламент утырышлары – аның Президиумы эшенең киеренке характерын билгели, ул 83 утырыш үткәрә, аларда 800 мәсьәлә карала һәм 1067 карар кабул ителә.

1996 ел

Җимерек өйләргә каршы сугыш: Татарстанның тузган торакны бетерү буенча уникаль программасы

Тузган торакны бетерү программасы республикада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән башлана һәм Россиядә аның аналоглары булмый. Татарстанда максатчан взнос кертелә (җыелган акчалар тузган торакны бетерү өчен генә каралган була), финанслауның башка чыганаклары да билгеләнә.

«Тузган торакны бетерү өчен максатчан салым турында» 648-ТРЗ номерлы  республика законы 1996 елның 13 июнендә кабул ителә. Максатчан кертем суммасы билгеләнгән ставкадан һәм продукцияне реализацияләүнең факттагы күләменнән чыгып исәпләнә. 1996 елда ставка 0,3% итеп билгеләнә, 1997 елда — 0,6%, аннан соңгы елларда – 1 %.

Программа кабул ителгән вакытта Татарстанда 120,2 мең кеше (халыкның 3,3% ы) тузган йортларда яшәгән. Амбициоз программа буенча 8863 тузган торак йорттан күчерергә кирәк булган, аларда 45851 гаиләгомер иткән. Программа гамәлдә булган тугыз ел эчендә гомуми мәйданы 2 млн 671,7 мең кв. м булган 1763 торак йорт төзелгән.

2004 елда тузган торакны бетерү программасы төгәлләнә. Социаль-икътисади характеры буенча ул илдә иң масштаблы программаларның  берсе була. Программаны финанслауда 35 меңнән артык предприятие һәм оешма катнаша.

1997 ел

Дәүләт Советында законнар һәм карарлар текстларының тәңгәллеге өчен махсус комиссия җавап бирә

1997 елның 26 декабрендә республика Дәүләт Советы законнарын һәм карарларын татар һәм рус телләрендә тәңгәлләштерү өчен махсус эксперт комиссиясе төзелә. Комиссия җитәкчесе итеп парламент Рәисе урынбасары Ренат Харисов билгеләнә, аның әгъзалары итеп Хатыйп Гәзизов, Сабирхан Мөхәрләмов, Тәүфикъ Сафин һәм Мөнир Хөсәенов сайлана. Комиссия экспертларны җәлеп итәргә, текстларга бәйсез экспертиза билгеләргә хокуклы була. Закон чыгару инициативасы субъектлары парламентка закон проектларын һәм карарларны ике дәүләт телендә тапшырырга тиеш була.

Хәзерге вакытта Камил Гыйльманов җитәкчелек иткән Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе составына депутатлар Илшат Әминов, Ркаил Зәйдуллин, Мәгъсүм Сәлахов һәм Данис Шакиров керә.

Дәүләт Советында барлык документлар әйләнеше республиканың ике дәүләт телендә алып барыла, сессияләрдә, парламент тыңлауларында, конференцияләрдә һәм парламентта уза торган башка чараларда синхрон тәрҗемә оештырыла.

1998 ел

Җир – халыкка! Татарстан Җир кодексы: вакытларны узып 

1997 елның 24 апреле. Беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының XI пленар сессиясе. Бу утырыш иң мөһим закон чыгару нисбәтеннән истәлекле була, чөнки нәкъ менә шул вакытта җир реформасына старт бирелә.

Сессиядә Татарстан Җир кодексы буенча фикер алышу барышында кайбер принципиаль мәсьәләләр буенча төрле фикерләр белдерелә. Документны матбугатта бастырып чыгару, проектны икенче укылышка әзерләгәндә кешеләрнең фикерен исәпкә алу өчен җирле советлар сессияләрендә фикер алышу турында карар кабул ителә.

Бу һич тә очраклы түгел. Республиканың Җир кодексына сизелерлек үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Беренчедән, җиргә милек формаларының төрлелеге таныла: дәүләт (республика һәм коммуналь) һәм хосусый (индивидуаль, уртак һәм өлешле). Җир кишәрлекләре күчемсез милекнең аерым төре дип таныла.

1998 елның 15 апрелендә закон проекты кабул ителә һәм Президент Минтимер Шәймиевка имзага җибәрелә, әмма ул аны парламентка яңадан карау өчен кайтара. Татарстан Җир кодексы, барлык килгән тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне исәпкә алып, 1998 елның 10 июлендә кабул ителә. Россия Федерациясе Җир кодексы бары тик 2001 елда, Татарстаннан соң өч ел узгач кына кабул ителә.

 1999 ел

Республика парламентында «Хөкүмәт сәгате» кертелә

Чирек гасыр элек, 1999 елның 20 гыйнварында Дәүләт Советында беренче тапкыр «Хөкүмәт сәгате» уза, ул парламентның башкарма хакимият белән үзара мөнәсәбәтләренең мөһим формасына әверелә.

Дәүләт Советы тарихында беренче «Хөкүмәт сәгате» ТР Министрлар Кабинетының1998 елдагы закон проектлары эшчәнлеге һәм 1999 елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган була. Алга таба парламент сессияләрендә мондый эш формасы традициягә әйләнә. 1999 елдан 2024 елга кадәр Дәүләт Советында 75 Хөкүмәт сәгате уздырылган.

«Хөкүмәт сәгате»ндә, кагыйдә буларак, иң актуаль мәсьәләләр тикшерелә. Аерым алганда, төрле елларда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү, туган телләрне саклау һәм укыту, пенсионерларны социаль яклау һәм аларга ярдәм итү чаралары, миграция сәясәте мәсьәләләре һәм башка мәсьәләләр карала.

«Хөкүмәт сәгате» парламент контролен гамәлгә ашыру формаларының берсе булып тора. Мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча парламент башкарма һәм муниципаль хакимият органнарына йөкләмәләр һәм тәкъдимнәр бирергә, закон чыгару инициативасы белән федераль дәрәҗәгә чыгарга, парламент тыңлаулары уздырырга мөмкин.

2000 ел

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы гамәлгә куела

2000 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы гамәлгә куела. Вазыйфа «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы законы нигезендә кертелә.

Татарстан Россиядә омбудсмен вазыйфасы закон нигезендә расланган тугызынчы субъект була. Шул ук көнне халык депутатлары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан ант бирү тәртибен раслыйлар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән ант республиканың дәүләт телләренең берсендә яисә, теләгән очракта, берьюлы ике телдә бирелергә мөмкин дигән норма теркәлә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча беренче вәкаләтле вәкил итеп Рәшит Вәгыйзов сайлана. 2010 елның июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Сәрия Сабурская билгеләнә.

2001 ел

Дәүләт Советының рәсми сайты барлыкка килә

2001 елның 30 гыйнварында Дәүләт Советы Секретаре Валентина Липужина күрсәтмәсе нигезендә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты структурасы расланды. Шулай итеп, республика парламенты Интернет челтәрендә үзенең «электрон йөзен» ала.

Шул вакыттан башлап Дәүләт Советы сайтында даими рәвештә яңалыклар, парламент, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге, депутатларның округлардагы эше турында мәгълүмат, парламент тарихы материаллары, закон һәм закон проектлары текстлары урнаштырыла башлый.

Фото: Татар-информ

Моннан тыш, Дәүләт Советы сайты «кире элемтә»нең яхшы механизмына әверелә. Бүген биредә үз депутатыңны республиканың интерактив картасы буенча белергә һәм аңа мөрәҗәгать юлларга, закон проектлары буенча иҗтимагый фикер алышуда катнашырга мөмкин.

Татарстан Дәүләт Советы сайты төбәкләрнең закон чыгару җыеннарының электрон ресурслары арасында иң яхшыларның берсе дип танылды, ә 2022 ел нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы Россия төбәк парламентларының ачыклык рейтингында беренче урынны алды. Мәгълүматлар төбәк закон чыгару органнарының «Парламент уч төбендә» Бөтенроссия бәйсез тикшеренү барышында алынган, ул вакытта Россия Федерациясенең 85 төбәге өйрәнелгән.

2002 ел

Республика лидерының Дәүләт Советына юлламасы: ничек яшәрбез?

2002 елдан башлап республика башлыгы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Юлламаны тәкъдим итү Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган. ТР Конституциясенең 111 статьясының 6 пункты нигезендә (1992 ел редакциясендә) 1992 елдан 2002 елга кадәр Татарстан Президенты парламентка Республиканың эчке һәм тышкы хәле турында доклад тәкъдим иткән, ә 2002 елдан башлап республика лидеры Дәүләт Советына Республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Мондый тәртип Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 маддәсенең 6 пунктында язылган (2002 ел редакциясендә).

Россиядә Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына мондый мөрәҗәгать итү практикасын Президент Борис Ельцин кертә: 1991-1999 елларда ул парламент алдында алты тапкыр чыгыш ясый (беренче тапкыр — 1994 елның 24 февралендә).

ТР Рәисе Юлламасын игълан итү тантанасына, Дәүләт Советы депутатларыннан тыш, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, эре предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, дини конфессияләр вәкилләре, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, ветераннар, чит дәүләтләрнең Казанда аккредитацияләнгән дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре чакырыла.

Татарстан Республикасы Рәисенең чыгышы турыдан-туры теле-һәм радиоэфирда трансляцияләнә. Минтимер Шәймиев Дәүләт Советына еллык юллама белән 12 тапкыр, Рөстәм Миңнеханов 15 тапкыр мөрәҗәгать иткән.

2003 ел

Кешеләрне тыңларга һәм ишетергә. Татарстан – гражданнар мөрәҗәгате турында закон кабул ителгән беренче регионнарның берсе

2003 елның 12 маенда «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» Закон кабул ителде. Татарстан Россиядә гражданнар һәм хезмәт коллективлары мөрәҗәгатьләре белән эшләү механизмы закон дәрәҗәсендә язылган беренче төбәкләрнең берсе булды.

Фото: Татар-информ

 

Документ дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында мөрәҗәгатьләрне карау тәртибен раслый, мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү регламентын, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарны бозган өчен вазыйфаи затларның җаваплылыгын билгели.

Узган ел гына да Дәүләт Советына 10 меңнән артык мөрәҗәгать кергән.

2004 ел

Яшьләргә – юл!

2004 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар белән җайга салу, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү өлкәсендәге эшчәнлегенә ярдәм итү максатларында Дәүләт Советы каршында Яшьләр иҗтимагый палатасы төзелә. Шул вакыттан республикада яшьләр парламентаризмы үсеше тарихы башлана. Беренче чакырылыш Иҗтимагый яшьләр палатасы составына 50 кеше керә. Уртача 25,5 яшь, шул исәптән 20 яшькә кадәргеләр – 5 кеше. Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы яшьләр турында төп закон кабул ителгән субъектларның берсе була («Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында» закон 1993 елның 19 декабрендә кабул ителгән).

2019 елда Иҗтимагый яшьләр палатасына алмашка Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты килә.

2024 елның сентябрендә икенче чакырылыш Яшьләр парламенты әгъзаларын сайлаулар узды, аның рәисе итеп  Дамир Нургалиев сайланды. Яшьләр парламенты 100 кешедән тора, шул исәптән 45 муниципалитеттан, 35 яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәсеннән, коммерциячел булмаган оешмалардан, сәяси партияләрдән, 20 кеше – үз-үзен тәкъдим итүче.

 2005 ел

Җәмәгать контроле: беркемнең дә көндәлек проблемаларына битараф калмаска

2005 елның 1 ноябрендә «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында»гы закон үз көченә керә. Документ 2005 елның 9 сентябрендә Дәүләт Советы утырышында кабул ителә. Шул вакыттан башлап Татарстанда иҗтимагый контрольнең нәтиҗәле механизмы кертелә.

Беренче чакырылыш Иҗтимагый палатаның 2006 елның 28 гыйнварында узган беренче утырышында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Иҗтимагый палатаның хакимият һәм күпмилләтле республика гражданнары арасында реаль диалог булдырырлык көчкә әверелергә тиешлегенә басым ясый. «Теләсә нинди социаль системаның яшәү сәләте күбесенчә мәдәният, мәгариф, фән үсеш дәрәҗәсенә һәм бигрәк тә гражданлык җәмгыятенең һәм иҗтимагый аңның торышына бәйле», – дип әйтә ул.

Иҗтимагый палата эшчәнлегенең төп юнәлеше – республиканың дәүләти, икътисадый һәм социаль үсешенең мөһим проблемалары буенча ачык фикер алышуны тәэмин итү, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары карарлар кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү, граждан җәмгыяте институтларын формалаштыру процессына ярдәм итү.

Иҗтимагый палатаның беренче рәисе итеп Илгиз Хәйруллин сайлана. 2010 елда бу мөһим иҗтимагый институтны Анатолий Фомин җитәкли.  2020 елдан Иҗтимагый палата рәисе булып Зилә Вәлиева тора.

 2006 ел

Дәүләт Советында Парламент үзәге ачылды

2006 елның 12 октябрендә Дәүләт Советында иң заманча техника белән җиһазландырылган Парламент үзәге ачыла. Ул үз эченә турыдан-туры телевизион һәм радиотапшырулар системасы, синхрон тәрҗемә, интернет-трансляцияләр оештыру мөмкинлеге булган утырышлар залын, китапханә, чит ил делегацияләрен кабул итү залы, телевизион комплекс, журналистлар өчен эш бүлмәләре һәм матбугат конференцияләре өчен залны ала. Зур холлда XX гасыр башыннан алып республиканың закон чыгару органы җитәкчеләре булган шәхесләрнең портретлары галереясе урнаштырылган.

Моннан тыш, парламент үзәгендә Татарстан парламентаризмы тарихы музее урнашкан, анда Россия һәм Татарстан парламентарийлары кабул иткән иң мөһим карарлар турында сөйләүче меңнән артык экспонат тәкъдим ителгән. Монда шулай ук закон текстлары, сайлаулар турындагы нигезләмәләр, агитация продукциясе, аналитик материаллар, сайлаучыларны һәм депутатларны сурәтләгән фотосурәтләр, халык тарафыннан сайланган кешеләрнең шәхси әйберләре – хатлар, куен дәфтәрләре, бүләкләр тупланган.

Экспонатлар музейлар, китапханәләр фондларыннан, депутатларның һәм парламент җитәкчеләренең шәхси архивларыннан тулылана. Музейда чит ил делегацияләре һәм мәртәбәле кунаклар алып килгән истәлекле бүләкләр саклана. Парламент үзәгенә даими рәвештә чит ил делегацияләре, студентлар һәм мәктәп укучылары килә, экскурсияләр оештырыла.

 2007 ел

«Бер тәрәзә» принцибы буенча законнар

2007 – 2009 елларда Дәүләт Советында Законнарны кодлаштыру буенча зур эш алып барыла. Аерым алганда, 2007 елның 5 апрелендә Дәүләт Советының 31 утырышында республика Сайлау кодексы кабул ителә.

Сайлау кодексы, сайлау дәрәҗәсенә карап, Татарстанда сайлау процессын җайга сала торган барлык законнарны бердәм норматив-хокукый актка берләштерә. Моңа кадәр республикада Дәүләт Советына депутатлар сайлау, муниципаль сайлаулар, Үзәк сайлау комиссиясе һәм территориаль сайлау комиссияләре турында аерым законнар гамәлдә була. Сайлау кодексы кабул ителгәч, аларның барысы да үз көчен югалта.

Ул елларда Татарстанның сайлау законнарына җитди үзгәрешләр кертелә: «барысына да каршы» графасы төшереп калдырыла, сайлаучыларның килү чиге һәм сайлау залогы бетерелә, сайлау барышы исәбеннән сайлау блоклары төшереп калдырыла һ.б. Бераз элегрәк катнаш (пропорциональ-мажоритар) сайлау системасы кертелә, анда 100 депутатның 50се сайлау округлары буенча сайлана, ә 50се – партия исемлекләре буенча.

 2008 ел

Законны эшләргә мәҗбүр итү

2008 елда Татарстан Республикасы законнарының гамәлдә булу нәтиҗәлелеген бәяләү буенча Дәүләт Советы комиссиясе үз эшен төгәлли. Бу законнар мониторингының беренче һәм, һичшиксез, иң мөһим этапларының берсе була. Чөнки законны кабул итү генә түгел, хокук куллану практикасын анализлау, «йомшак урыннар»ны табу һәм, кирәк булганда, төзәтү дә мөһим. Шул рәвешле генә закон тулы көченә эшли ала.

Эшче төркемнәр һәм төркемчәләр тарафыннан 46 утырыш үткәрелгән, 190 закон каралган. Аларның эш нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы тарафыннан 81 законга үзгәрешләр кертелгән, 9 закон үз көчен югалткан, 63 законга үзгәрешләр кертү таләп ителмәгән.

 2009 ел

Яңа формалар һәм форматлар. Парламентта хатын-кызлар хәрәкәте

2009 елның сентябрендә Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе составында «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырыла. Аның составына республика парламентының барлык 14 хатын-кыз депутаты керә. Берләшмәне Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча парламент комитеты рәисе урынбасары Людмила Кузьмина җитәкли. Аннан соң төрле елларда берләшмә башында  Фәйрүзә Мостафина, Илсөя Мезикова, Татьяна Ларионова тора. Хәзерге вакытта берләшмәне Алсу Нәбиева җитәкли, җиденче чакырылыш «Мәрхәмәт – Милосердие» составында 11 хатын-кыз депутат бар.

Хатын-кыз депутатларның аерым игътибары ата, ана һәм балачакны яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә.

Депутатларның хатын-кызлар берләшмәләре бүген республиканың һәр муниципаль берәмлегендә төзелгән. «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе һәм республика муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлар берләшмәләре арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү 2022 елда төзелгән һәм имзаланган. 2019 елда «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән Идел буе федераль округы төбәкләренең хатын-кыз депутатлары белән социаль мәсьәләләр буенча дискуссия мәйданчыгы булдырылган.

Өченче ел рәттән берләшмә KazanForum халыкара икътисадый форумы кысаларында Хатын-кызлар трегын оештыручы булып тора. «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясен үткәрү традициягә әверелде. Ел саен республикада беренче хәйрия чыршысын шулай ук Дәүләт Советының  хатын-кызлар депутатлары үткәрә.

2009 ел шулай ук Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган парламент дәресенә старт бирелә. Беренче парламент дәресе «Законнар кайда туа?» темасына үткәрелә. 2025 елның 17-28 февраль көннәрендә парламент дәресе «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» темасына  республиканың барлык мәктәпләрендә узды.

2010 ел

Республикада хакимиятнең «цивилизацияле» алмашынуы

2010 елның 4 февралендә Дәүләт Советы Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вәкаләтләрен бирде. Әлеге карар өчен депутатлар бертавыштан тавыш бирде. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Дмитрий Медведев (ул елларда – Россия Президенты) 27 гыйнварда керткән иде.

Шулай итеп, Татарстан парламенты республиканың алга таба үсеше хакына иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый курсның дәвамчанлыгы өчен тавыш бирде. «Рөстәм Миңнеханов үзен тәҗрибәле җитәкче, оста оештыручы, нәтиҗәле менеджер буларак күрсәтте, ул лаеклы варис булыр дип уйлыйм, – дип басым ясады парламент утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, – бүгенге вакыйгалар парламент өчен генә түгел, республика һәм Татарстан халкы өчен дә тарихи әһәмияткә ия. Беренче тапкыр РФ һәм ТР Законнары нигезендә хакимиятне цивилизацияле рәвештә бер җитәкчедән икенчесенә тапшырабыз. Бу гамәл килешенеп, хөрмәт белән башкарыла».

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазыйфасына керешү тантанасы 25 мартта Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узды.

 2011 ел

Бала хокукларын яклау өчен

2011 елның 1 августында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында закон кабул ителде. Шулай итеп, безнең республикада балалар омбудсмены вазыйфасы барлыкка килә. Бу Татарстан Республикасының дәүләт вазыйфасы. Балалар омбудсмены бәйсез һәм нинди дә булса дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм вазыйфаи затларга хисап бирми.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклауның гамәлдәге чараларын тулыландыра, бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны, баланың бозылган хокукларын торгызуны тәэмин итүче дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, вазыйфаи затларның компетенцияләрен юкка чыгармый һәм яңадан карауга китерми.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфага Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдиме буенча Дәүләт Советы тарафыннан сайлана. Татарстанда Бала хокуклары буенча беренче вәкил Гүзәл Удачина була, ә 2020 елдан бу постны Ирина Волынец били.

2012 ел

Парламент дипломатиясе гамәлдә

2012 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Төрекмәнстан Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалана. Бу парламентара элемтәләрне ныгытуның чираттагы адымы була.

Татарстан 1990 еллар башында ук Россия Федерациясе субъектлары арасында беренчеләрдән булып төбәк дәрәҗәсендә халыкара багланышларны үстерү кирәклеге турында белдерә, халыкара һәм төбәкара багланышларны үстерү, «халык дипломатиясе» инструментларын кертү, шул исәптән парламент, партия һәм иҗтимагый дипломатия урнаштыру процессына кушыла.

Хәзерге вакытта чит ил партнерлары белән 11 килешү һәм беркетмә, Россия Федерациясенең 38 субъекты белән парламентара хезмәттәшлек турында 45 килешү төзелгән һәм үз көченә ия.

2013 ел

«Күңелгә һәм йөрәккә керде»: Дәүләт Советы Татарстан Республикасы гимны текстын раслады

2013 елның 21 февралендә дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон кабул ителә. Нәкъ менә шушы документ белән Татарстан Дәүләт гимны тексты раслана.

Моңа кадәр республиканың 1993 елның 14 июлендә Верховный Совет карары белән расланган Дәүләт гимны күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинның музыкаль әсәреннән гыйбарәт иде. Ул вакытта гимнның иң яхшы вариантына конкурска бары тик музыкаль әсәрләр – клавирлар һәм сүзләрсез партитуралар гына кабул ителәчәк, дип аерым әйтелгән була. Ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә текстлар язу бурычы шактый вакытка кичектерелә.

20 елдан соң бу вакыт килеп җитә. Нигезләмәсе Дәүләт Советы тарафыннан эшләнгән иң яхшы гимн текстына конкурс 2011 елның 15 декабрендә игълан ителә. Конкурс комиссиясен ул елларда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкли.

Бәйгедә катнашу өчен барлыгы 182 гариза теркәлә. Нәкъ менә шушы вариантлардан иң яхшы эшләр сайлап алына. Бәйгедә җиңүче булып Рамазан Байтимеров тексты таныла, аның шигырьләренә 1970 елларда Рөстәм Яхин «Туган ягым» җырын язган була, соңыннан аның музыкасы гимнның нигезенә салына. Бүген Дәүләт гимны тексты Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыреннән гыйбарәт – Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә бердәм шигъри әсәр. Текстны рус теленә яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә иткән.

2014 ел

Туган илгә кайту: Россия, Кырым, Татарстан

2014 елның 27 февралендә Республика парламентының чираттан тыш утырышы була, анда Дәүләт Советының Кырым Автономияле Республикасы (Украина) халыкларына мөрәҗәгате кабул ителә, анда Татарстан депутатлары барлык каршы торучы якларны дәүләт эчендәге каршылыкларны тыныч юл белән хәл итәргә чакыра.

Республика парламентарийлары украиннарны, русларны, Кырым татарларын – Кырым Автономияле Республикасының барлык халыкларын – милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калырга, конфликтны хәл итүнең радикаль ысулларыннан катгый рәвештә баш тартырга чакыра.

2014 елның 16 мартында Кырымда һәм Севастопольдә референдум уза, аның буенча сайлаучылар ярымутрауны Россия белән берләштерү өчен тавыш бирә, ә 18 мартта Мәскәүдә безнең сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләр, күпмилләтле халыкларыбызның тыгыз хезмәттәшлеге өзелмәгән субъектларны Россия составына кайтару турында килешү имзалана.

Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып хезмәттәшлек турында хөкүмәтара һәм парламентара килешүләргә кул куя, төбәк хокукый кырын федераль законнарга туры китерү, икътисадый һәм мәдәни интеграция эшендә кырымлыларга актив ярдәм итә.

2015 ел

Республика икътисадына – стратегик якын килү

2015 елның 10 июнендә Дәүләт Советы утырышында Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе закон статусында расланды. Бу документ 15 елга республиканың үсешен билгели.

Стратегияне эшләү республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча өч елдан артык алып барыла, аны әзерләүгә Россиянең һәм халыкара эксперт оешмалары җәлеп ителә. Белгечләр республиканың агымдагы ситуациясенә һәм үсеш динамикасына анализ ясыйлар, стратегик мәсьәләләр һәм перспективалар исемлеген төзиләр. Социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең тулы тексты киң фикер алышу өчен Интернет челтәрендә ачык кулланылышта урнаштырыла. Эшләү чорында 40 тан артык чара үткәрелә, аларда 2,5 меңнән артык кеше катнаша.

Стратегия – 2030да якын киләчәктәге яңа икътисад шартларында төбәкнең лидерлыгын күздә тоткан Татарстан үсешенең төгәл стратегик бурычлары билгеләнә. Стратегиядә төп өстенлек сыйфатында заманча икътисадның нигезе, глобаль конкуренциядә уңышка ирешү ачкычы буларак кеше капиталы билгеләнгән.

2016 елда барлык муниципаль районнар үз стратегияләрен эшләп бетерәләр һәм аларны район Советлары утырышларында раслыйлар. Татарстан – Россия Федерациясенең стратегик планлаштыруда программалы алым кулланган беренче субъектларының берсе.

Стратегия – 2030 – тере документ, башта өч елга бер тапкыр аңа үзгәрешләр кертелергә мөмкин дип билгеләнгән була. Һәм шуннан бирле бу даими рәвештә, тормыш чынбарлыгыннан чыгып эшләнә. Мәсәлән, стратегиягә өстәмә рәвештә сәламәт тормышның озынлыгын арттыру бурычлары кертелгән, мәгариф өлешендә соңрак мәгариф учреждениеләренең эш бирүчеләр белән нәтиҗәле партнерлыгына басым ясалган, күп балалы гаиләләргә, фермер хуҗалыкларына ярдәм чаралары сизелерлек киңәйтелгән. 2019 елда Стратегия – 2030га «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тизйөрешле автомобиль юлы төзелеше, Татарстан һәм Башкортстан автомобиль юллары челтәрләрен тоташтыру өчен Ык елгасы аша күпер төзү кебек проектлар кертелә. Стратегиядә шулай ук цифрлы икътисадны үстерүгә багышланган аерым бүлек барлыкка килә.

 2016 ел

Фермерлар турында кайгыртып

2016 елның 12 гыйнварында Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы тарафыннан 2015 елның 23 декабрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында»гы Законга кул куйган. Закон республика территориясендә фермерлар хәрәкәтенә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын билгеләнгән, авыл халкының мәшгульлек мәсьәләләрен өлешчә хәл иткән, моннан тыш, үз вакытында эре мөгезле терлекләр саны кимүне туктатырга һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттырырга мөмкинлек биргән. Бүгенге көндә Татарстанның барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек шәхси хуҗалыкларда һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелә. Бу әлеге законның нәтиҗәлелегенең тагын бер әһәмиятле күрсәткече.

Авыл халкы өчен күп кенә икътисадый мөмкинлекләр ачыла, мәсәлән, субсидияләнүче кредитлар, техник һәм технологик модернизацияләүгә чыгымнар өлешен каплауга, мөгезле эре терлек сатып алуга, керү юлларын төзү һәм территорияне төзекләндерүгә субсидияләр бирү  һәм башкалар.

Ел саен республика фермерларына бирелә торган ташламалар күләме арта. Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында Карар кабул ителде. Савым сыерларын,  савым кәҗәләрен һәм 1 яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен асрауга, сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, товар һәм нәселле башмак таналар һәм берьеллык бозаулар сатып алуга субсидияләр арттырылды.

2017 ел

Халыкның мәдәни мирасын киләчәк буыннарга тапшыру

2017 елның 11 маенда «Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирасы турында» закон кабул ителә. Документ парламентарийларның башкарма хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлегендә әзерләнә.

Татарстанда бу вакытка кадәр матди мәдәни мирас турындагы закон нәтиҗәле гамәлдә булган. Республиканың халык мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру тәҗрибәсе Россия төбәкләре арасында иң яхшылардан саналган. Әмма телне һәм аның диалектларын,  сөйләм рәвешләрен, халык ышануларын һәм дингә бәйле мифларны, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны, фольклорны һәм милли бәйрәмнәрне, традицион халык һөнәрләрен һәм кәсепләрен, җыр һәм биюләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре хокукый киңлектән читтә калган.

Кабул ителгән закон Татарстан Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, саклап калу, өйрәнү, файдалану һәм популярлаштыру өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Документта матди булмаган мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы каралган. Мондый объектларны исәпкә алу, аларны саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру өчен  һәркем файдалана алырлык Халыкларның матди булмаган мәдәни мирас объектларының дәүләт реестры төзелгән.

2018 ел

«Алар да – безнең кешеләр»  

2018 елның 1 гыйнварыннан гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә әйләнә-тирәдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы кануннар үз көченә керә.

«Айныткычлар» эшен оештыру мәсьәләсе катлаулы була, канун чыгаручылар һәм хокук кулланучылар дискуссияләре озак вакыт дәвам итә. Бу эшнең нәтиҗәсе буларак республиканың 11 муниципаль берәмлегендә махсуслаштырылган учреждениеләр ачыла.

2012 елга кадәр айныткычлар Эчке эшләр органнары карамагында була. Әмма алар ябылганнан соң исерек хәлдә булган гражданнарны, аларның барысы да медицина ярдәменә мохтаҗ булмаса да, хастаханәләрнең кабул итү бүлмәләренә алып килә башлыйлар. Моннан тыш, еш кына мондый «пациентлар» шау-шу китереп чыгарганнар, медицина персоналы һәм килүчеләр өчен куркыныч була башлаган.

Махсуслаштырылган учреждениеләрне ачуның максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәлә ул елларда бөтен ил масштабында актуаль иде, нәкъ менә шуңа күрә ул федераль дәрәҗәдә актив фикер алышынды. Һәм күп очракта федераль закон чыгаручылар Татарстан тәҗрибәсен алга таба закон карарларын кабул иткәндә исәпкә алганнар.

 2019 ел

«Үзмәшгульләр»  өчен яңа салым режимы

2019 елның 1 гыйнварыннан «Махсус салым режимын билгеләү буенча «Һөнәри керемгә салым» эксперименты үткәрү» Федераль закон үз көченә керде. Элегрәк Дәүләт Советы депутатлары республика территориясендә «һөнәри керемгә салым» (үзмәшгульләр өчен салым дип атала) махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турындагы закон чыгару карарын хуплаган иде. Татарстаннан тыш, салым салуның яңа системасын сынау буенча Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре сынау төбәкләре булды. Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

Яңа салым режимыннан үзмәшгульләр – эш бирүчесе булмаган һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган кешеләр, ягъни бу үзләренең шәхси хезмәт эшчәнлегеннән керем алучы гражданнар файдалана алды. Аларны теркәү салым органына килеп тормыйча гына «Минем салым» мобиль кушымтасы аша уза.

Салым ставкалары 4% – физик затларга хезмәт күрсәтүчеләр яки товарлар сатучылар өчен,  6% – юридик затларга яки шәхси эшмәкәрләргә хезмәт күрсәтүчеләр өчен билгеләнгән.

Татарстанда хәзерге вакытта 316 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән. Ике ел эчендә махсус салым режимын кулланучы затлар саны 76%ка арткан. Теркәлгән үзмәшгульләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Быелгы тагын бер мөһим вакыйга – 11 гыйнварда республика территориясендә яңа проектка старт бирелде – Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең «Парламентская газета» — «Парламентская газета. Татарстан» рәсми басмасының беренче чыгарылышы дөнья күрде. Республика, бу нисбәттән, Россиянең 11нче субъекты һәм Идел буе федераль округында бу басма чыга торган икенче төбәк булды.

2020 ел

Дөнья моңа кадәр беркайчан да мондый сынау белән очрашмаган: COVID-19 пандемиясе һәм Татарстан парламентаризмы тарихында беренче тапкыр Дәүләт Советының дистанцион утырышы

2020 елның гыйнварында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимын кертә. Федераль хакимият карарыннан соң республика хакимияте шулай ук барлык халык өчен үзизоляция режимын кертә. Татарстанда барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарыла, эш бирүчедән смс-пропусклар һәм белешмәләр, QR-кодлар кертелә, предприятиеләр һәм учреждениеләр Роспотребнадзор эшләгән куркынычсызлык чараларын катгый үтәп эшлиләр. Укучылар һәм студентлар дистанцион уку формасына күчерелә. Шул ук вакытта бик кыска вакыт эчендә барлык кирәкле инфраструктура җәелдерелә.

Социаль өлкәдә моңарчы күрелмәгән адымнар ясала: өстәмә социаль түләүләр озайтыла һәм кертелә, ковидтан авыручылар  белән эшләүче табибларны һәм медперсоналны яклау чаралары кертелә. Депутатлар һәм иҗтимагый оешмалар катнашында мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтү өчен волонтерлык хәрәкәте актив җәелдерелә.

Республиканың Дәүләт Советы да махсус эш режимына күчә. Комитетлар утырышлары видеоэлемтә режимында уза, гражданнарны дистанцион режимда кабул итәләр. Бу парламент тарихында мондый беренче тәҗрибә була. Әмма Конституция нигезендә, парламент – дәүләт хакимиятенең даими эшләүче органы эшләргә һәм кирәкле карарлар кабул итәргә тиеш. Интернет-коммуникация форматы моны эшләргә мөмкинлек бирә.

Дәүләт Советы Регламентына тиешле үзгәрешләр кертелә, ә парламентның тугызынчы утырышы 2020 елның 23 апрелендә беренче тапкыр Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп видеоконференцэлемтә режимында махсус җиһазландырылган алты залда (Дәүләт Советының һәм Министрлар Кабинетының утырышлар заллары, Мәдәният министрлыгының конференцияләр залы, Казан шәһәре мэриясенең зур залы, Чаллы шәһәре һәм Әлмәт районы башкарма комитетларының видеоконференцэлемтә заллары) уза. Гадәттәгечә Дәүләт Советы сайтында һәм радиодан турыдан-туры трансляция алып барыла.

 2021 ел

Депутатлар контролендә – мәктәптә туклану

2021 елда Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан  мәктәптә туклануны оештыру һәм сыйфат мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Парламентарийлар үзләренең сайлау округларында мәктәпләрдә туклануны оештыру белән танышалар, ашханә хезмәткәрләре, укучылар һәм ата-аналар белән аралашалар, азык-төлек китерү һәм әзер ризыкларның сыйфаты мәсьәләләрен өйрәнәләр. «Мәрхәмәт– Милосердие» берләшмәсе депутатлары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә әлеге мәсьәлә буенча кайнар телефон линиясе үткәрәләр. Депутатлар ачыклаган иң еш очрый торган системалы проблемалар арасында – пешекчеләрнең хезмәт хакы түбән булу һәм мәктәп ашханәләрендә белгечләр җитмәү, искергән һәм тузган кухня җиһазлары, аш залларында урыннар җитмәү, логистиканың зәгыйфь булуы һәм, нәтиҗә буларак, өстәлләргә куелган  салкын ризыклар.  2021 елның 11 февралендә мәктәптә туклануны оештыру мәсьәләсе Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында төп тема була.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниега  Юлламасында башлангыч мәктәп укучыларының барысын да түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйды. Оператив рәвештә норматив-хокукый база эшләнде, кануннарга үзгәрешләр кертелде. Дәүләт башлыгы тәкъдиме җитди эш таләп итте, беренче чиратта, инфраструктура, ашханә һәм буфетларны җиһазлау, тәэмин итүне җайга салу һәм сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү. Илдә бөтен җирдә түләүсез кайнар туклануга күчү этаплап барды һәм 2023 елның 1 сентябрендә тәмамланды. Татарстанда бу мөһим социаль инициативаны гамәлгә ашыруны озакка сузмадылар, профильле комитетлар утырышларында булган мөмкинлекләр турында фикер алыштылар, депутатлар адреслы социаль ярдәм турындагы республика законына үзгәрешләр керттеләр. Шуның нәтиҗәсендә 2021 елның 1 нче сентябреннән Татарстанда  100% башлангыч сыйныф укучылары кайнар ризык белән тәэмин ителде.

Соңрак республиканың барлык муниципалитетларында мәгариф учреждениеләренең ашамлык блокларын капиталь ремонтлау программасына старт бирелде. Укучылар һәм педагоглар өчен иркен ашханәләр һәм мәктәп рестораннары эшли башлады.

 2022 ел

Безнең көч – бергәлектә

Махсус хәрби операция уздыру турындагы карар Россиянең яңа   тарихында чыннан да борылыш мизгеле булды. 2022 елның 24 февралендә Россия Президенты Владимир Путин Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы җитәкчеләренең республика халкын Киев режимыннан яклауда ярдәм күрсәтү үтенеченә җавап бирде. Ил Президенты Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү максатыннан махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте.

Дәүләт Советы депутатлары Россия Президентының Украинаны демилитаризацияләүгә һәм денацификацияләүгә, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы халкына төрле яклап ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән гамәлләрен берсүзсез хуплады. Ил лидерына тиешле мөрәҗәгать 2022 елның 21 апрелендә Дәүләт Советының утыз беренче утырышында кабул ителде.

Сугыш хәрәкәтләре барган  өч ел вакыт эчендә Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте тарафыннан хәрбиләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына дәүләт ярдәме күрсәтүне, төбәк һәм муниципаль ташламалар бирүне күздә тоткан дистәләгән закон, указ һәм карарлар кабул ителде. Бөтен республика махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, Донбасста яшәүчеләргә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм итү эшенә кушылды. Депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты да бу зур эшкә теләп кушылды – 2024 елда гына да Дәүләт Советы тарафыннан 1 миллион сумнан артык акча җыелды. Бу акчаларга дару препаратлары, хәрби кирәк-яраклар, гигиена чаралары, азык-төлек җыелмалары, беренчел кирәк-яраклар сатып алынды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләрен закон дәрәҗәсендә хәл итү бүгенге көндә дә дәвам итә. Өстәвенә, бу чакырылышта Дәүләт Советы депутатлары итеп сайланган махсус хәрби операциядә катнашучыларының (Рәсим Баксиков, Марат Галиев, Эдуард Сөләйманов, Рушан Минһаҗев) гамәли тәҗрибәсенә һәм эксперт фикеренә таянып була.

2023 ел

Татарстан Конституциясе: тотрыклылык һәм дәвамлылык 

2023 елның гыйнварында Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» закон кабул ителде. Татарстан Төп канунының җиде бүлегеннән һәм 126 маддәсеннән алты бүлеккә һәм 60 маддәгә үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, закон белән ике яңа статья кертелде, Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 нормасы үз көчен югалтты дип танылды. Шул вакыттан башлап Татарстанның югары вазыйфаи заты «Татарстан Республикасы Башлыгы – Рәисе» дип атала башлады.

Төп канунның күп кенә принциплары даими характерда булуга карамастан, иҗтимагый тормыш динамикасы, социаль мөнәсәбәтләр үсеше, җәмгыятьне яңарту конституцион эволюция белән бергә барырга тиеш.

Кертелгән үзгәрешләрнең шактый өлеше дәүләт хакимияте органнары системасын, аларның вәкаләтләрен җайга сала торган нигезләмәләрне актуальләштерүгә, эшчәнлекне һәм аларның үзара хезмәттәшлеген координацияләүгә юнәлдерелгән. Социаль гарантияләр киңәйтелгән.

Конституциядә шулай ук Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи заты антының тексты да беркетелгән: «Татарстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен һәм Татарстан Республикасы Конституциясен, федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) вазыйфаларын намус белән үтәргә тантаналы рәвештә ант итәм».

 2024 ел

Барлык флаглар безгә кунакка

Әлбәттә, 2024 елның иң якты дөньякүләм сәяси вакыйгаларының берсе БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты булды. Саммитта 36 ил һәм 6 халыкара оешма катнашты, форумда 42 делегация, шул исәптән 24 дәүләт башлыгы булды.

Татарстан Дәүләт Советы БРИКС мәйданчыкларының берсе булды, 20 октябрьдә парламентта «Татарстанда эшләнгән» дип аталган масштаблы күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең бер өлеше авыр техника белән Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта – 3 мең кв.метр мәйданда  җәелдерелде, икенчесе – парламент бинасында урнаштырылды.

ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда Татарстанның 13 компаниясе продукциясе үрнәкләре урнаштырылган иде, алар арасында – КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, «РариТЭК», «РИАТ», АлАЗ, «Аурус», «Соллерс» һәм башкалар. Анда К5 буын йөк машиналары, үзбушаткычлар, бортлы йөк машиналары һәм автобуслар, команда белән «Дакар» раллисында 19 тапкыр җиңгән «КАМАЗ-мастер» узыш машиналары тәкъдим ителде.

«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә БРИКС саммитының 29 делегациясе булды. Гомумән алганда,  аны 1 меңгә якын кеше карады.

 2025 ел

Халыкка иң якын хакимият: Татарстан җирле советларны ничек саклап калды

Илнең һәм төбәкләрнең йөзен билгели торган закон чыгару карарлары турында сөйләгәндә, иң нәтиҗәле законнарның бары тик бергәләп, барлык дәрәҗәдәге депутатлар (федераль, төбәк һәм җирле), башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән тыгыз элемтәдә кабул ителүен исәпкә алмыйча мөмкин түгел. Бары тик шулай гына һәркемнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга мөмкин.

Бердәм гавами хакимият системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проекты шундый уртак эшнең ачык мисалларыннан берсе булды.  Анда Татарстанның тавышы ишетелде һәм федераль канун чыгаручы шәһәр һәм авыл Советларын бетерү турындагы карарын кире какты.

Татарстан Дәүләт Советы баштан ук әлеге закон проекты буенча эшкә кереште, бу мәсьәлә буенча үз позициясен берничә тапкыр белдерде, җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчүгә каршы дәлилләр китерде. Республика парламентарийлары илледән артык төзәтмә кертте, шуларның 25е гамәлдәге ике дәрәҗәле механизмны саклап калу мөмкинлегенә кагылышлы.

Аерым алганда, Татарстан Дәүләт Советы төбәкләргә җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системасына күчәргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итәргә хокук бирү тәкъдиме белән чыкты.

Җирле үзидарәне оештыру мәсьәләсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игътибарыннан да читтә калмады, ул Дәүләт Советының бишенче утырышында чыгыш ясап, Россия төбәкләре җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системасына күчү-күчмәвен үзләре хәл итәргә тиешлегенә басым ясады. «Безнең ил гаять зур, бер шаблон белән генә идарә итәргә ярамый», – диде ул чакта республика Рәисе.

2025 елның 26 февралендә Дәүләт Думасының пленар утырышында федераль парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советының төбәкләргә җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы бирү турындагы тәкъдимнәрен хупладылар.

Татарстан Дәүләт Советының утыз еллык тарихы буенча сәяхәтебезне тагын бер фактны искә алмыйча тәмамлый алмыйбыз. 2025 елның мартында Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасында эшләвенә 30 ел тулды. Безнең илдә мондый сәяси һәм парламент эшчәнлеге стажы булган кешеләр күп түгел.

***

Тарих циклларга бүленә. Киләчәктә әле Татарстанны алга таба үстерү максатларында кабул ителергә тиешле бик күп мөһим карарлар бар, һәм бу карарларның законнар каркасы, һичшиксез, хәлиткеч булачак. Башкача була да алмый, чөнки нәкъ менә парламент халык ихтыярын законга әверелдерә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү